Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Җиңүнең 70 еллыгын каршылап
2014 елның 5 мае, дүшәмбе
Тиздән Бөек Җиңүгә 69, бер елдан юбилейлы дата – 70 ел тула. Районда әлеге вакыйгага әзерлек эшләре былтырдан ук башланды. Аның барышы хакында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдиновадан сораштык.
- Бүгенге көндә районда 98 ветеран яши. Соңгы елларда сугышта һәлак булганнарның толларына, алар районда 498 кеше, тыл хезмәтчәннәренә, алар 1480 исәпләнә, карата да игътибар артты. Аларга да быел Җиңү көне күчтәнәче – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү открыткаларын һәм акчалата бүләкләр тапшырылачак.
Райондагы оешма-предприятиеләр үзләренә беркетелгән ветераннарга ярдәм итә. Бу эштә бигрәк тә “Элеватор” җәмгыяте, “Дружба”, “Тахаръял”, “Нива” агрофирмалары, шикәр заводы, ветеринария техникумы хезмәткәрләре актив. Алар өй эшләрендә булышып торалар, азык-төлек пакетлары өләштеләр. Ялгыз, даими ярдәмгә мохтаҗларны социаль хезмәткәрләр карый, һәрбер ветеран үзенә беркетелгән табибка шәхсән мөрәҗәгать итә ала.
Бәйрәм якынлашу уңаеннан ветераннар өчен махсус чаралар үткәрелә. Мәсәлән, шушы көннәрдә хәйрия акциясе – “Минем гәҗит” газетасына бушлай яздыру кампаниясе старт алды. Моннан ике көн элек район җитәкчелеге шәһәрнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат йортта яшәүче сугышта шаһитлары белән очрашты. Ә бүген ? ветеран Казан шәһәрендә, М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында уздырылган Җиңүгә багышланган тантаналы чарада катнаша.
-Бу эшкә мәктәп укучылары, студентлар да җәлеп ителгән иде. Алар нинди ярдәм күрсәтә?
-Волонтерлык хәрәкәте отрядлары “Ветеран” акциясе барышында сугышта катнашучыларның өйләренә барып эшләделәр. Шәһәрнең 1 номерлы мәктәп укучыларыннан торган “Хәтер маршы” отряды туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре белән бергәлектә тагын 14 сугышта хәбәрсез югалган якташларыбызның исем- фамилияләрен эзләп таптылар. Алар турындагы кыйммәтле мәгълүматларны яшь “черепановчылар” әлеге көнгә кадәр билгесез булып саналган сугышчыларның балаларына, якыннарына тапшырачак. Яшь буын һәр елны солдат обелисклары, һәйкәлләр тирәләрен җыештыру эшендә дә актив катнашалар. Шулай ук алар ветераннарның кадерле кунаклары да. Кичәге солдатлар һәр очрашуда сугыш турындагы хәтирәләрне балаларга сөйләп яңартырга яраталар. Батырлык кыйссасы балаларда зур кызыксыну уята. Мәсәлән, күптән түгел «Гармония» социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы “Преодоление” һәм “Яшүсмер” клубына йөрүче балалар Бөек Ватан сугышы мемориалы музеенда булдылар. Һәлак булган солдатларның шәхси әйберләрен карау аларда онытылмаслык тәэсирләр калдырды.
Ел әйләнәсендә үзәк һәм мәктәп китапханәләрендә сугыш темасына күргәзмәләр, конкурслар, хәтер сәгатьләре, “Бөек Ватан сугышы турында 70 китап укы” акциясе оештырылды. Җиңү көнендә тагын бер акция узачак. Шәһәр урамнары буенча “Буа электр челтәрләре” җәмгыяте “Без сугышны белмәгән өчен рәхмәт, сезгә” яшьләр авточабышын оештыра. Минемчә, мондый чаралар яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйный. Киләчәктә дә райондагы күп чаралар сугыш тематикасын яктыртуга багышланачак.
Якынлашып килүче Җиңү көне уңаеннан район халкына тыныч күк йөзе, бәхетле балалар, озын гомер телим. Ә ветераннарга, толларга, тыл хезмәтчәннәренә безгә якты көннәр бүләк иткән өчен зур рәхмәт!
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йорт ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак.
14
апрель, 2026 ел
2026 елның 15 апреленә Буа МР территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы
Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез башлыча явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан 6-11 м/с, урыны белән тизлеге 15-18 м/с ка кадәр җитә.
Татарстан Росреестры сатып алучанлык буенча күчемсез милекне ничек рәсмиләштерергә кирәклеген аңлатты
Татарстан Росреестры экспертлары күчемсез милекне рәсмиләштергәндә гражданнардан килгән сорауларга җавап бирүне дәвам итә.
12
апрель, 2026 ел
2026 елның 13 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Кечкенә, урыны белән уртача яңгыр. Төнлә һәм иртән яшенле яңгыр явуы ихтимал.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз