Хөршидбану апа күргәннәр

2014 елның 6 мае, сишәмбе
Сугыш Хөршидбану апаның барлык хыялларын җимерде – “отлично” билгеләреннән генә торган аттестаты да педагогия училищесына тапшырган килеш калды, ике ир туганы яу кырыннан кайтмады, гомер иткән иренең аякларын  шушы ләгънәт алган иде.
Тылда эшләү михнәтләре
Германиянең сугыш башлавы хәбәрен ишеткән кыз хәрби укуларга киткән олы абыйсы немец басып алган җирдә түгелме дип, өй чормасыннан дөнья картасын алып төшеп карый. Латвиядә – нәкъ дошман үтеп кергән урында. Шул көнне үк икенче абыйсына повестка тапшыралар. Аны озатырга Буага баргач, ветеринария техникумы алдында яшь бала күтәргән хатын-кызларның хәсрәтле йөзләре, җан әрнеткеч музыка, җыелган халыкның елау тавышлары бүгенгедәй хәтерендә әбинең.
Көз көне бәрәңгеләр алгач, Хөршидбану һәм авылның берничә кызы колхоз кушуы буенча Апас районының Чүрибураш авылына окоп казырга китәләр. 1942 елның җәендә кыз үзе дә хәрби укулар узарга повестка ала. Карлы авылы кырларында барган өйрәнүләрдә ир-егетләр тапшыра алмаган нормативларны үти. Иң төз атучы, коралны тиз арада сүтеп җыючы, грамоталылык ягыннан да иң өлгере Хөр-шидбану  була. Тик сугышка барырга яше җитми. Өй-рәнүләрдән бушаган арада колхоз эшенә чыга. Аннан өч ай Нурлат районы урманнарында агач кисүләрдә катнаша. Шунда эшләгән акчага Хөршидбану  кечкенә генә колак алкасы сатып ала. Тик үзенә кияргә насыйп булмый. Бервакыт кызларны торф чыгарырга җибәрәләр дигән хәбәр тарала. Ике елдан бирле баласын күр-мәгән мәрхүмә әнисе моңа бик кайгыра. Авыл советына барып, кызын җибәр-мәүләрен сорап ялвара. Салкыннарга табан китмәскә рөхсәт биргәч, рәхмәт йөзеннән сүзен тыңлаучыларга шул алкаларны һәм кызыл башлы сөлге бүләк итә. “Хуҗалар” мондый күчтәнәчтән баш тартмыйлар. Моннан бирле 60 елдан күбрәк вакыт үтсә дә, Хөршидбану  апа гомер эчендә берничә алка алмаштырса да, әлеге вакыйга аның күңелендә юшкын булып саклана.
-Алкам жәл булганга түгел, ике улын сугышта югалткан тол хатын кулыннан соңгы әйберләрен алучыларга үпкәм бар, - ди ул.
Аннан кыз машина йөртү-челәр курсларында укырга чакырыла, сентябрьдә таныклык алганнан соң, Ульяновск өлкәсендә алты айлык хәрби курсларда кабат өйрәнүләр уза.
Элемтәче булу җаваплы
Алар районнан сугышка 4 кыз чыгып китәләр. 1943тә Украина фронтында көчле бәрелешләр барганда алар эшелоны шунда юл ала. Юлда барганда поездны дошман самолетлары әледән-әле килеп утка тота. Алдан хәбәр булу бе-лән сугышчылар урманнарга кереп качалар, шәһәрләр яныннан узганда подвалларга төшеп утыралар. Ут астында билгеләнгән урынга – Харьков шәһәренә барып җиткәндә, алар часте оешып беткән була. Яңа килүчеләрне Белая Церковь шәһәренә күчерәләр. Монда Совет гаскәрләренең еракка хә-рәкәт итүче авиациясе урнашкан була. Гади итеп әйткәндә, дивизиянең бурычы – дошман базаларын бомбага тоту. Кызлар казармаларга урнашалар. Шунда ук терлекләр, кош-кортлар да асрый торган булалар. Хөршидбану  биредә икенче һөнәр үзләштерә, элемтәче була. Ул үзенә нинди җаваплы вазифа тапшырылуын аңлый. Бер ялгышлык, игътибарсызлык дивизияне самолетсыз калдырырга мөмкин, тәҗрибәле очучылар да бармак белән генә санарлык була. Тавыш, гүләү вакытларында элемтә начар, ишетелми. Тик Ходай аны ялгышулардан саклый. Курку белмәс элемтәчегә кече сержант дәрәҗәсе бирәләр. Бөек Җиңү-не дә шунда каршылый.
24 онык-оныкчыклы кече сержант әби
Күргәннәремә күрә бүгенге тормышым яхшы, дип шөкер итә герой ана. Инде күптән дөнья куйган мәрхүм ире белән 5 бала үстереп, хәзер Югары Наратбаш авылында төпчеге Нияз һәм килене Рәзилә тәрбиясендә һәркем сокланырлык гомер кичерә. Абдрахмановлар гаиләсе быел да Бөек Җиңү якынлашкан көннәрдә җылы котлаулар кабул итә. Күптән түгел Кайбыч урта мәк-тәбе укучылары ветеран янында булдылар. Хөршидбану апа  барысы өчен дә рәхмәт әйтеп, үсмер балаларның ул еллардагы тормышлары турында  гыйбрәтле хатирәләр сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International