Кичерешләр, хатирәләр...

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепановның Россия Эчке эшләр министрлыгы архивларында эзләнүе нәтиҗәсендә Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган саналган сугышчыларның кайда һәлак булулары, җирләнүләре турында табылган мәгълүматларны "Байрак" газетасында бастырылып килә. Үз вакытында тапшырылмый калган дәүләт бүләкләре турында белдерү кәгазьләре дә ияләрен “эзли”. Безнең районда мондый дулкынландыргыч мизгелләр кичерүче кешеләр бар. Алар якыннары турында хатирәләре белән уртаклаштылар.
Роза ТРОФИМОВА, Кайбыч авылыннан хәбәр-сез югалган саналган Нургали Идият улы Хәмиевнең туганнан туган сеңлесе:
- Әниемнең энесе Нургали абый фронтка сугыш башлануга китә, әбием Хәбибҗамалга аның хәбәрсез югалуы турындагы хәбәр 1941 елда ук килә. Рәсми мәгълүматлар 1942 елда Новгород өлкәсенең Старая Русса шәһәрендә әсирлектә үлүе турында сөйли. Абыемның “табылуы” турында “Байрак”тан укып белдем, бик дулкынландым, билгеле, аннан кабере булса да бар икән дип шатландым. Барып күрәсе килә, тик әлегә кайсы каберлектә җирләнгәнен белмибез. Оборона министрлыгына запрос җибәрдек, җавап көтәбез.
Әнием Сафура 19 яшендә гүр иясе булган энесе турында бик яратып, яхшы кеше дип сөйли иде, гомере буе көтте. Тагын бер бертуганы Галимҗан да хәбәрсез югалган, аның да кай җирләрдә башын салганын беләсе иде.
Марина ХРАМОВА, Кү-гәлнә авылыннан хәбәр-сез югалган саналган Матвей Гаврилович Карповның оныгы:
- Бабам турында бу мәгъ-лүматны күпме эзләдек без, кайларга гына мөрә-җәгать итмәдек!!! Бер җа-вап та алмадык. Әмма өметне өзмәдек, һәм, ниһаять, газетада аның исемен укыдык – могҗиза бит бу. Әтисеннән 2,5 яшьлек булып калган, бүген инде 76 яшен тутырган әнием Лидия Матвеевнаның ничек шатлануын сүз белән аңлату мөмкин түгел. Гомере буе өзелеп көткән кешесенең каберен барып күрәсе, туган җире туфрагын алып барасы килә аның. 1943 елда әсирлектә үлгән, Псков өлкәсенең Ве-ликие Луки шәһәрендәге туганнар каберлегендә җирләнгән ул. Әлегә кайсысында икәнлеге генә билгесез. Эш монысында  тукталып калмас дип ышанабыз.
Дания ЛАТЫЙПОВА, Ис-ке Суыксудан  үз вакытында медаль тапшырылмый калган Абзал Изах улы Гайнетдиновның кызы:
- Әтиебез 1942 елда сугышка китеп, Германиягә кадәр барып җиткән, Рейх-стагка әләм элүчеләр арасында булган, аны татар егете кадады дип сөйли иде. “Батырлык өчен” медаленә дә нәкъ сугыш бет-кәндә лаек була ул, әмма биреп өлгерә алмыйлар. Сугыштан соң да өч ел армиядә хезмәт итә. Гомере буе миңа медаль кайта әле бер, дип көтте. Сүзләре рас килде, әмма бу шатлыклы мизгелләрне үзе генә күрә алмады. Ни кызганыч, сугышта ачлыкка тилмерүләре 58 яшендә арабыздан мәңгелеккә алып китте аны. Ризыкның кадерен белергә өйрәтеп үстергән, тырышлыгы бе-лән кеше иткән без, алты баласы, әтиебез өчен бик шатландык. Энем Рәис каберенә барып, хәбәрне “җиткерде”, дога укытты.  
Гөлинә ГАТАУЛЛИНА, Норлат авылыннан үз вакытында медаль тапшырылмый калган Гыйният Гатаулла улы Гатауллинның кызы:
- Әтиебез 1982 елда вафат булды, үзе исән чагында “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнүе турында бер тапкыр да әйтмәде. Бәлки белмәгәндер, бәлки серен үзе белән алып киткәндер. Гомумән, сугыш турында сөйләргә яратмый иде ул. Мондый михнәтнең башка кабатланмавын тели иде. Аның бары блокадалы Ленинградта булуын, Ладога күле аша “тормыш юлыннан” үткән-дә бомбага тотылуларын, могҗиза белән исән калуын, аягы, куллары яраланып 1944 елда туган ягына кайтуын гына белә идек. Артык тыйнак иде шул ул.
Туган якны өйрәнү музееннан 1 номерлы мәктәп эзләүчеләре шалтыратып хәбәр иткәч, аптырап киттек. Әтиебез дәүләт бүлә-генә 1943 елда лаек булган. Аның белән горурланабыз.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International