Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Гаиләнең 69нчы язы
2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Әлши авылыннан 88 яшьлек Анна һәм 91 яшен тутырып килүче Семен Гавриловлар кулга-кул тотынып быел 69нчы Җиңү язын каршылыйлар.
Семен дәдәй – сугыш инвалиды, яу кырына унсигез яшендә, 1941 елда китә ул.
- Иң мәхшәр вакыт – совет гаскәрләре чигенәләр, корал, патроннар җитми. Яшьләр шул вакытта күп кырылды да инде. Минем 1942 ел башында Моздок шәһәре янында аягым яраланды. Бер елдан өйгә кайтарып җибәрделәр,- дип искә ала ветеран дәһ-шәтле елларны. Сугыш турында киноларны ярата, аларны йотлыгып, ул көн-нәрне хәтерендә барлап карый ул. Ничә еллар вакыт үтсә дә, михнәтләр онытылмый шул.
- Элегрәк елый да иде,- дип, “бабаеның” күзләренә карый Анна түти. Сугыш дигән явыз үзен әтисез ит-кән. Әнисе Наталья Афанасьева алты баласы бе-лән тол калган. Сугыш башланыр алдыннан гына гаилә Себердән сөргенлектән кайта – әтисе Георгийга кулак исеме тагалар. Йорт-җирләрен инде таратып бетергәннәр, нишләсеннәр, землянкада яшәр-гә мәҗбүр булалар. Бераз хәлләнгәч кечкенә генә йорт өлгертеп керәләр.
Унынчы сыйныфны тәмамлап килгәндә көтмәгәндә гаиләле булып куя кыз. Шулай ук сугыш инвалиды әтисе Сергей Владимирович белән Тәтеш районының Чагылдым авылына йөреп тимерче булып эшләүче Семен авылның иң чибәр кызына күз төшерә. Иптәшләре белән сүз куешып, 5 февраль көнне укудан кайтып килүче кызны урлый.
- Менә күрерсең, башкаларны көнләштерерлек итеп яшәячәкбез,- ди ул ышандырырлык итеп. Һәм сүзеннән чыкмый. Кайда гына булсалар да чибәрлекләренә, пар килгәнлекләренә, тырышлыкларына сокланалар аларның. Семен дәдәйнең бар тапканы гаиләсенә – йорт та өлгер-тә, 86 яшенә кадәр күп итеп умарталар тота, Урта Азиягә кадәр бәрәңге сатарга да бара. Аның өчен 80 килограммлы капчыкны җилкәсенә салу берни тормый. Күп мәртәбәләр авыллар Сабантуйларында батыр кала көчле беләкле егет. Борындык станциясендә тимер юлда лаеклы ялга чыккач та биш ел эшли. Язмышын аның бе-лән бәйләгәнгә бер генә тапкыр да үкенмәгән Аннасы бергә тудырган гаилә учагының җылысын саклый белә.
Менә шулай аңлашып-килешеп өч ул тәрбияләп үс-терәләр Гавриловлар. Авылда яшәүче уллары Юрий әйтүенчә, гаиләдә уку беренче урынга куела, өчесенә дә югары белем бирәләр, аларны үз үрнәк-ләрендә тәрбиялиләр. Хәзер инде балалары, онык-оныкчыклары алар өчен үлеп торалар, җае чыккан саен кайталар. Без барган көнне дә хатыны Галина белән Юрий бар эшләрен ташлап килеп җиттеләр. Аларның Казанда укучы ике кызлары, дүртенче сыйныфта белем алучы уллары Семен әби-бабайларының төп ярдәмчеләре.
- Авыр вакытлар артта калды. Рәхәт тормышта тагын бераз яшисе иде әле,- ди Анна түти. Тагын Җиңүнең һәм гаилә тормышының 70 еллыгын каршылыйсылары килә аларның. Семен дәдәй авылда исән калган сугыш ветераннары Нил Ложков, Иван Емельянов, Лука Морозов белән очрашканда да гел Җиңү турында сөйләшәләр.
Ә без бу озын гомерле бәхетле парга әле тагын бик күп язларны бергә каршылауларын телибез.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йорт ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак.
14
апрель, 2026 ел
2026 елның 15 апреленә Буа МР территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы
Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез башлыча явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан 6-11 м/с, урыны белән тизлеге 15-18 м/с ка кадәр җитә.
Татарстан Росреестры сатып алучанлык буенча күчемсез милекне ничек рәсмиләштерергә кирәклеген аңлатты
Татарстан Росреестры экспертлары күчемсез милекне рәсмиләштергәндә гражданнардан килгән сорауларга җавап бирүне дәвам итә.
12
апрель, 2026 ел
2026 елның 13 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Кечкенә, урыны белән уртача яңгыр. Төнлә һәм иртән яшенле яңгыр явуы ихтимал.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз