Алар хәбәрсез югалмаганнар

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган дип саналган, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы архивларындагы “яшерен” тамгасы алган документларда эзләнү нәтиҗәсендә кайда һәлак булуы, җирләнүе мәгълүм булган райондашларыбызның исемнәрен бастыруны дәвам итәбез.
Гайфулла (Габдулла) Идиатулла улы ГАНИЕВ (ГАЙНИЕВ), 1909 елда Буа районының Норлат авылында туган, Калининград өлкәсенең Стаблавки шәһәрендә  әсирлектә үлгән;
Фатыйх Зариф улы ЗАРИПОВ, 1914 елда Буа районының Күл Черкене авылында туган;
Николай Алексеевич ИЛЮХИН, 1916 елда Буа районының Күшке авылында туган, Буа хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнгән;
Михаил Васильевич КИРИЛЛОВ, 1918 елда Буа районының Күшке авылында туган, Буденновск хәрби комиссариатыннан чакыртылган;
Андрей Филиппович МАСЛИНЦЕВ, 1901 елда Буа районының Зур Фролово авылында туган, Буа хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнгән, 1943 елның 25 апрелендә Украинаның Киев өлкәсенең Умань шәһәрендә әсирлектә үлгән;
Николай Никифорович МОЛЯНОВ (МОЛЯШОВ) 1906 елда Буа районының Недремаевка авылында туган;
Хәзип Әхмәт улы МӨ-ХӘММӘТҖАНОВ, 1919 елда Буа районының Вольнистан авылында туган, сугышка Мәскәү шәһәренең Октябрьск хәрби комиссариатыннан чакыртылган;
Степан Васильевич ПАНЦОВ (ПАШУЕВ), 1918 ел-да Буа районының Каенлык авылында туган, Германиядә әсирлектә үлгән;
Газиз САБИРОВ, 1924 ел-да Буа районының Бик-Үти авылында туган, Буа хәрби комиссариатыннан чакыртылган;
Алексей Борисович САКСОНОВ, 1904 елда Буа районының Кече Боерган авылында туган, Буденновск хәрби комиссариатыннан чакыртылган;
Филипп Степанович УБАНЕЕВ, 1909 елда Буа районының Шәмәк авылында туган, Буденновск хәрби комиссариатыннан чакыртылган, 1942 елның 29 гыйнварында Польшаның Торунь шәһәрендә әсирлектә үлгән;
Гариф Насретдин улы ХАНДИНОВ, 1912 елда Буа районының Суыксу авылында туган;
Сабир Ильич ХӨСНИЕВ, 1916 елда Буа районының Мәмәтхуҗа авылында туган;
Солтан А. ШӘЙДУЛЛИН, 1921 елда Буа районының Кайбыч авылында туган;
Галимҗан Хәсәнҗан улы ШӘЙДУЛЛОВ, 1922 елда Буа районының Иске Тинчәле авылында туган, Мәскәү өлкәсенең Красногорск хәрби комиссариаты тарафыннан чакыртылган, 1942 елның 4 октябрендә Польшада әсирлектә үл-гән;
Кадыйр Игнатьевич ШӘНГӘРӘЕВ, 1912 елда Буа районының Лашчы авылында туган, Буа хәрби комиссариатыннан чакыртылган;
Гаяз Таҗетдин улы ШӘ-РӘПОВ, 1909 елда Буа районының Адав-Толымбай авылында туган, Буа хәрби комиссариатыннан чакыртылган; 1942 елда Германиянең Берген-Бельзен шәһәрендә әсирлектә үлгән;
Гыйният Сөнгат улы ШӘ-РӘФИЕВ, 1920 елда Буа районының Югары Наратбаш авылында туган, Актаныш хәрби комиссариатыннан чакыртылган;
Мөнир Зартдин улы ШӘ-РӘФЕТДИНОВ, 1915 елда Буа районының Яңа Тинчәле авылында туган, Буа хәрби комиссариатыннан чакыртылган, 1942 елның 15 февралендә Германиянең Фаллингбостель шәһә-рендә әсирлектә үлгән;
Иван Никонорович ГАВРИЛОВ, 1912 елда Буа районының Кыят авылында туган.
Әлеге һәлак булган сугышчылар арасында үз якыннарын, туганнарын табучылар Буа туган як-ны өйрәнү музеена яисә “Байрак” район газетасы редакциясенә килеп, үзләре турында мәгълүмат калдырсыннар иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International