Кан кыюлы рәхимсез сугышның сонгы бәрелешләреннән безне 69 ел вакыт аерып тора. Дәһшәтле сугыш еллары бездән никадәр ерагая барса , халык батырлыгының бөеклеге, фашизмны җиңүне дөнья күләмендәге тарихи әһәмияте безнең күңелләргә якыная бара. 7 май Узәк китапханәдә шәһәрнең 1 нче һәм 5 нче мәктәп укучылары белән “Җиңү һәм хәтер” патриотик сәгать үтте. Очрашуда Бөек Ватан сугышы ветераны Хасанов З.Н. катнашты. Закир Низам улы авыр сугыш елларын искә төшереп утте. Үз чиратында укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Чара барышында “Хәтер” видеофильмы күрсәтелде. Китап күргәзмәсе оештырылды һәм китапханәче Закирова Р.А аның янында күзәтү уткәрде. “Сугышларсыз гына яшәсәк иде киләсе елларга!” дип ошрашу тәмамланды.