Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Бөек Җиңү көне уңаеннан буалыларны муниципаль район башлыгы Азат АЙЗЕТУЛЛОВ тәбрикли
2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Бу безнең тарихта изге дата – уртак Җиңүебез, фидакарьлек, рухи көч көне. Бөек Ватан сугышының соңгы залплары яңгыраганнан соң 69 ел үтте. Ләкин ел саен бу көнне безне хәтер, халкыбызның ул сугыштагы батырлыгы һәм үз-үзен аямавы өчен горурлык, авыр бәрелешләрдән әйләнеп кайтмаганнар турында матәм берләштерә.
1945 елдан соң туган буыннар өчен Җиңү солдатының орден-медальләре батырлык шаһитлары гына түгел, алар ялтыравында мәңгелек ут чагылышы да. Сугыш кырларында исән калганнар, соңгы сулышына кадәр оборона тотканнар яисә соңгы омтылыш белән туган җир колачын яулап алганнар истәлегенә утның. Балаларыбыз, оныкларыбыз, оныкчыкларыбыз, киләсе буыннар өчен әлеге хәтер изге булып калсын өчен без хәлдән килгәннең барысын да эшләргә тиешбез.
Буалылар барлык совет халкы белән иң авыр сынауларны үттеләр һәм, Җиңүгә өметне саклап, сынмадылар. Буа районының 10 меңнән күбрәк улы һәм кызы кырыс сугыш елларында Ватан сакчылары арасында булдылар. 7 меңнән күбрәк буалы сугыштан әйләнеп кайтмады. Без мәңгегә сугыш кырларында ятып калганнарны тирән ихтирам һәм авыр югалту хисләре белән искә алабыз. Кызганычка каршы, вакыт котылгысыз алга атлый. Ул дәһшәтле вакыйгаларда катнашучы исән ветераннар сафы елдан-ел сирәгәя. Бүгенге көндә дә ветераннарыбыз, яшь буынны искиткеч тормышны яратулары һәм тотрыклылыклары белән рухландырып, динамикалы үсүче Буа төбәгенең тормышында актив катнашалар. Бүгенге тыныч көнебез һәм хезмәтебез – аларның казанышы.
Кадерле сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Төссезләнмәс сугышчан һәм хезмәт батырлыгыгыз өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез! Сез безнең өчен әхлакый авторитет, түземлек һәм оптимистлык, туган җиргә мәхәббәт һәм халыкка хезмәт итү символы. Сезнең геройларча үткәнегез безнең өчен бетмәс-төкәнмәс рух ныклыгы, ышаныч чыганагы. Җиңү көне һәрвакытта да милли триумфыбыз, геройларча үткәнебез, рух бөеклеге һәм халыклар дуслыгы символы булып калачак.
Барлык район халкын Җиңү көне белән тәбрик итәм! Хөрмәтле ветераннар, сезгә әлеге якты бәйрәмдә ихлас күңелдән күңел көрлеге, бәхет һәм иминлек телим! Сезне күңелсезлекләр-сагышлар читләтеп үтсен, иске яраларыгыз, авыруларыгыз мөмкин булганча азрак борчысын, әйләнә-тирәгездәге кешеләрнең игътибары, кайгыртуы һәм җылысы тормыш юлыгызны җылытсын! Сәламәтлек, озын тыныч тормыш, якыннарыгызның яратуын һәм игътибарын телим сезгә!
Бөек бәйрәм – Җиңү көне уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәшит ШӘЙ-ХЕТДИНОВ барлык ветераннарга, тыл хезмәтчәннә-ренә һәм райондашларга котлау ирештерә:
“Җиңү көне вакыт буенча ел саен ерагая, ә йөрәккә елдан-ел якыная бара. Әлеге бәйрәм халкыбызның батырлыгы, түземлелеге һәм какшамас ихтыяр көче символына әверелде! Өлкән буынның үз Ватанына сакчыл карашы һәркем өчен патриотлылыкның һәм халык ышанычы көченең ачык мисалы булырга тиеш! Әлеге бәйрәмнең традицияләре, тарихи кыйммәтләре изгелекнең, тормыш тантанасының һәм Республикабызның күпмилләтле халкының чәчәк атуының какшамас нигезе булып хезмәт итсен. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм күңел күтәренкелеге телим!” диелә анда.
Районда яшәүче сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, буалыларны Бөек Җиңү көне уңаеннан район хәрби комиссары Радик ТӨХФӘТУЛЛИН котлый:
“Җиңү көнен билгеләп үткәндә киләчәк буыннар иминлеге хакына башларын салган батыр Ватан сакчылары алдында баш иябез. Геройларның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Әлеге күренекле көндә сезгә тынычлык, татулык, сәламәтлек, иминлек, Ватаныбыз һәм баш өстендә зәңгәр күкләр хакына эшегездә уңышлар телим”, диелә анда.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йорт ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак.
14
апрель, 2026 ел
2026 елның 15 апреленә Буа МР территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы
Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез башлыча явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан 6-11 м/с, урыны белән тизлеге 15-18 м/с ка кадәр җитә.
Татарстан Росреестры сатып алучанлык буенча күчемсез милекне ничек рәсмиләштерергә кирәклеген аңлатты
Татарстан Росреестры экспертлары күчемсез милекне рәсмиләштергәндә гражданнардан килгән сорауларга җавап бирүне дәвам итә.
12
апрель, 2026 ел
2026 елның 13 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Кечкенә, урыны белән уртача яңгыр. Төнлә һәм иртән яшенле яңгыр явуы ихтимал.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз