Бөек Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм иттек

2014 елның 12 мае, дүшәмбе
9 май көнне буалылар миллионнарча корбаннар китергән, үз артыннан җимерек хәлдә меңләгән шәһәр-авыллар калдырган сугышта Бөек Җиңүнең 69 еллыгын билгеләп уздылар.
Җиңү парады сугыш ветераннарының бизәлгән машиналарда үзәк мәйданга килүе белән башланып китте. Барлык сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, бу көнне якынайтуга өлеш керткән һәркемне, бәйрәмгә килүче кунакларны муниципаль район башлыгы Азат Айзеттулов тәбрикләде. Фронтка китү турындагы театрлаштырылган тамаша бик тәэсирләндергеч булды. Бәйрәмнең икенче өлеше үзәк паркта дәвам итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International