Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре һәм волонтерлар ветераннар белән очрашты.

2014 елның 12 мае, дүшәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан Комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәткәрләре 1нче, 5нче номерлы мәктәпләр, лицей-интернат волонтер-укучыларын сугыш ветераннары белән очраштырдылар. Балалар ветеранны Җиңү бәйрәме белән котладылар, шигырьләр укыдылар, үз куллары белән ясаган бүләкләрне бүләк иттеләр, котлау хатлары бирделәр, георгий ленталарын күкрәкләренә бәйләделәр.

Ветераннар авыр сугыш еллары турында искә төшерделәр, сугыш сынаулары турында сөйләделәр. Волонтерлар игътибар белән тыңладылар һәм кызыксындырган сораулар бирделәр.

Безнең районда 98 сугыш ветераны, 1480 тыл эшчәннәре һәм 498 фронтовикларның тол хатыннары яшиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International