Мәктәпләрдә бердәм экология дәресләре узды.

2014 елның 13 мае, сишәмбе
Татарстанда игълан ителгән экологик белем бирү көне кысаларында район мәктәпләрендә әлеге тема буенча дәресләр узды.
2 номерлы лицейның 10 “Б” сыйныфы укучылары география дәресендә экология проблемаларын төрле яктан күтәрделәр. Укытучылары Зейтуна Вишнякова белән бергәләп аларны чишү юлларын да карадылар. Дәрес ахырында укытучы балаларга бик кызык сорау бирде: “Тракторчы, инҗенер атомчы, нефтьче һәм укытучы ничек  экологик грамоталы итеп эшләргә тиеш?” Укучылар үз җавапларында дөрес һәм тирән фикерләү сәләтләрен күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International