Бөек Ватан сугыш ветераннары Казан шәһәрендәге Татар дәүләт академия театрына сәфәр колдылар.

2014 елның 13 мае, сишәмбе

12 май көнне Буа муниципаль районының Бөек Ватан сугыш ветераннары Казан шәһәрендәге Татар дәүләт академия театрына “Диләфрүз” спектакленә сәфәр колдылар. Спектакльне 8 сугыш ветераны карады. Театрга бару өлкән кешеләр өчен бәйрәм кебек булды, алар өйгә тирән һәм якты тәэсирләр белән кайттылар. Мондый куңел ачулар олы буын кешеләре өчен гаять зур әхлакый таяныч, алар үзләрен чын җәмгыять әгъзалары итеп хис иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International