Күктә – кояш, ә күздә – яшь

2014 елның 13 мае, сишәмбе
Табигать бар бүләген Бөек Җиңү көненә турылады – озак көттергән җылы килде, шомырт-чияләр чәчәккә күмелде, лаләләр атты. Кешеләрдә генә түгел, аларда да ветераннарга яхшылык  кылу теләге уянды сыман. Ходай үзе биргән бу матур көндә – 9 Майда мөгаен бер генә буалы да өйдә калырга теләмәгәндер.
Ветераннар килә мәйданга
Үзәк мәйданнан шәһәр өс-тенә агылган сугышчан җырлар, тантаналы шигырьләр тәннәрне чымырдатты, күзләрне яшьләндерде. Автомобильләргә утырып, яшь буын вәкилләре, якыннары озатуында җәяүләп үзәк мәйданга килеп кергән күкрәк тулы орден-медальле ветераннарыбызны, тыл хезмәтчәннәрен алкышлап сәламлә-гәндә күңелләр тагын да нечкәрде. 69 ел элек безгә тыныч тормыш яулаучылар көннән-көн олыгая, сафлары сирәгәя бит...
Кызыл туфли кыйссасы
Аннан бер мәлгә сугыш көннәренә әйләнеп кайттык. Чынбарлыкка. Апасы Рокыяны һәм иптәш кызлары Роза белән Валентинаны
яу кырына озатканда кечкенә Зәйтүнә туганыннан кызыл туфлиләр алып кайтуын сорый. Бәләкәй кызчык аларның сугыш кырына чыгып киткәннәрен кайдан белсен соң?! Ә Рокыя бу үтенеч хакында онытмый. Тик аларны, күңеле үлемен сиз-гәндәй, якташы Валентинага биреп калдыра. Үзе 1943 елның 26 июлендә Орел өлкәсендә һәлак була. Роза да туган якка әйләнеп кайта алмый. Снайпер Валентина исән кала. Җиңү яулап Буага кайткач дустының амәнәтен үти – кызыл туфли-ләрне Зәйтүнәгә тапшыра. Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Гусарова бү-ген шәһәребезнең Космовский урамында яши, ә 76 яшен тутырган Зәйтүнә Мусина кызыл туфлиләрне әле дә кадерләп саклый... Әлеге кыйссаны районыбыз һә-вәскәрләре театрлаштырылган тамаша, җыр-биюләр аша тетрәндергеч итеп тасвирладылар.
Зур шәһәрләрдә Җиңү парадында хәрби техника, Кораллы Көчләр куәте күрсәтел-сә, бездә кадет, полиция, яшь коткаручылар сыйныфлары, “Форпост” отряды әгъ-залары, медицина училищесы студентлары төз рәтләр булып мәйдан әйләнде-ләр.
Рәхмәт сиңа, Җиңү солдаты!
Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган митингны муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов ачты:
- Бүген без кешелек тарихында иң канкойгыч Бөек Ватан сугышында Җиңү яу-лаган совет солдаты, тыл хезмәтчәннәре алдында баш иябез. Батыр райондашларыбыз исемнәре күңелләребездә мәңге сакланыр. Хәзер инде ветераннарның сафы көннән-көн сирәгәя, үлгәннәр-нең каберен, исәннәрнең кадерен белик, - диде ул һәм бер минут тынлык игълан итте.
Аннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәшит Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь һәм кулланучылар хокукларын яклау инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко, район хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, 5 номерлы мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Татьяна Попова Җиңү яулаган буынга рәхмәт сүзләре белән чыктылар. Җавап итеп Ватан сугышы ветераны Ән-вәр Низамов авыр хатирәләрне барлады. Аннары бүгенге буынның рәхмәте булып шәһәр үзәгендәге һәйкәл-обелисклар өстенә күпсанлы веноклар куелды, кызыл канәферләр салынды.
Тыныч тормыш гөрли
Аннан бәйрәм үзәк паркка күчте. Күз яшьләре сөртелде, җыр һәм бию сәхнәсенә балалар менде. Ә үзләре өчен махсус әзерләнгән бәйрәм табыны артында бү-генге көннең төп геройлары – ветераннар, сугыш толлары урнашты. Алар үзләре яулаган тыныч тормышның чәчәкләре – балаларга карап чын күңелдән сөенде-ләр. Парк түренә “тоткарлыксыз” гына үтәм, димә – әнә, фольклор төркемнәре җырлап-биергә чакырып тора. Ветераннар да, картлык тузаннарын кагып, сугыш еллары җырлары астында биеп алдылар, булса булсын дигәндәй, яшь кызларны вальс әйләнергә чакырдылар. Якында гына кыр кухнясы пар бөркеп тора. Аның янында җыелган чиратларга караганда, коры солдат боткасын татып карарга теләүчеләр бихисап икән. Замана тәм-томнары, шашлык рәтләре дә муеннан югыйсә. Халык җыр-музыкага күмелеп бәйрәм итеп бетергәндә көн икенче яртысыннан узган иде, ә кич тагын паркка – кичке концертка! Анысы күккә караңгылык иңгәнче дәвам итте һәм дискотека белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International