Бәхет кошы кунган өй

2014 елның 14 мае, чәршәмбе
Гаилә бәйрәме уңаеннан Карлы авылында әбиле-бабайлы зур йортта яши торган Миләүшә һәм Фәнис Гыйззәтуллиннар турында суз барачак.
Килен кайнана туфрагыннан ярала, диләр. Үзе дә ишле гаиләдә үсеп, күрше урамга күп балалы йортка килен булып төшкән иде Наҗия апа. Бер нигездә “өч оя” булып, авыл теленә чыкмыйча, бик тату яшәделәр. Тугыз ел дигәндә Наҗия һәм Камил яңа йорт өлгертеп башка чыктылар. Шул нигезгә төпчекләре Фәнис авылның иң чибәр, акыллы кызы Миләүшәне алып кайтты. Туйның икенче көнендә үк Наҗия апа яшьләрне янәшәсенә утыртып, алар белән бер түбә астында яшәргә теләвен әйтте.
- Көзгә кушылуыбызга 25 ел  була. Һич арттырусыз әйтәм, шул вакыт кайнанам белән кайнатамны калдырып, аерым яшәү уе башыбызга да кереп карамады, - дип сөйләп китте Миләүшә апа кадерле     картлары турында. Яшь килен беренче көннән үк алар янына яулыксыз чыкмады. Өлкәннәр табынга утырмыйча аш башламау гаиләнең алтын кагыйдәсе. Бу искелек калдыгы дип, ялгыш уйлый күрмә-гез, бары тик өлкәннәргә хөрмәт билгесе. Әби-бабай үзләре дә яшьләр өчен үлеп торалар. Алар эштән кайткан җиргә йорттагы барлык эшне башкарып куя торган иделәр.
- Бу гадәте Буадагы ятим балалар өчен интернат-йортта тәрбияче булып эшләгәндә канына сеңеп калгандыр инде, - дип елмая бәхетле хатын. Ифрат та гаилә җанлы аның ире. Көттереп кенә беренче уллары тугач, бала коендыру мәшәкатьләренә кадәр үз өстенә алды. Ир-ат эше-нә дә кулы “ятып тора”: төзү, агач эше, бакча тирәсе дисеңме, әтисе Камил абый белән киңәшләшеп, бергә башкаралар. Ә Фәнис япкан банкалардагы кыяр, помидор тәмлерәк тә килеп чыга. Оныклар да тырыш, тәрбияле булып үстеләр. Өйгә кайтып керсәләр, Сәйдәш белән Данис иң элек өлкәннәр ягына узалар.
Шимбә-якшәмбедә, бәйрәмнәрдә төп йорт туганнар, оныклар, оныкчыклар белән тулгач, Гыйззәтуллинарда аеруча күңелле була. Алар кайтасы көнне Миләүшә таңнан торып камыр баса, бәлеш пешерә. Наҗия апа исә килененә генә түгел, шундый тәрбияле, миһербанлы бала үстергән кодагыена да рәх-мәт укый.
- Яшьләргә киңәшем шул, төп йорттан курыкмагыз. Безгә күп кирәкми, тәмле телегезне җәлләмәгез. Сезнең безгә булган тәрбияне күреп үскән балаларыгыз алдагы көннәрегездә үзегезнең булышчыгыз булуын онытмагыз, - ди кайнана.
Бәхетле гаилә булуның ае-рым формуласы юк. Әмма үзара аңлашу, хөрмәт, ярату бар икән, бәхет кошы бу өйдән китми.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International