Космовский урамы юллы булды

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе
Ниһаять, шәһәрнең Космовский урамы тулысынча  тигез юлларга тиенәчәк.
Әлеге урамда яңа юлларны кар эреп җир утыру белән сала башлаганнар иде. Моңа кадәр аның Төньяк Коммуна урамы белән киселешеннән Ленин урамына кадәр өлеше ремонтланмыйча торды. Бу юл аша су торбалары сузу өчен казу эшләре алып бару белән бәйле булды. Торбалар урнаштырылды, хәзер юл төзүчеләр асфальтлауны төгәлләп киләләр. Якын көннәрдә автомобильчеләргә  Космовский урамы буйлап тигез юлдан бернинди әйләнеч ясамыйча узарга мөмкин булачак. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International