Гаилә көне

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Һәр елны 15 нче май -  Гаилә көне итеп билгеләп үтелә. Шушы уңайдан халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль  хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре  “Яшьләр” паркына “Подросток” һәм “Преодоление” клубы әгъзаларын әниләре белән бергә бәйрәмгә чакырдылар.

         Бәйрәмдә әниләр дә, балалар да төрле конкурсларда, викториналарда, уеннарда актив катнаштылар. Күз бәйләп баласын тану дисеңме, тавышын танып, әнисен табу, җитез уеннарда гаилә белән катнашу, бу сынауларны гаиләләр теләп башкардылар, ә чараның соңында барысы да татлы бүләкләрдән авыз иттеләр.

         Гаиләләр белән бергә оештырылган мондый чаралар, ата – ана һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да җылыта һәм  якынайта. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International