Нык гаилә - ышанычлы тыл

2014 елның 16 мае, җомга
Гаилә көне уңаеннан Буа драма театрында районда үрнәк булып яшәүче күркәм гаиләләрне хөрмәтләделәр.
Тантананы котлау сүзе белән муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов ачты. “Һәр нәрсә гаиләдән башлана. Җәмгыять нык, киләчәгебез ышанычлы, тормышыбыз матур булсын өчен балаларыбыз тату, үрнәк гаиләләрдә тәрбияләнергә тиеш. Мин мондый ата-аналарны районыбызның алтын фонды дияр идем” диде ул залда утыручы 50 ел бергә гомер кичерүче парларга мөрәҗәгать итеп. Аларны сәхнәгә чакырып чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырды. Аннан  сәхнәгә икенче һәм аннан соңгы балаларын алып кайткан әниләр чыкты. “Ана капиталы” сертификатын пенсия фонды начальнигы Рафыйк Җәләлов тапшырды. Тантанада катнашучылар мөмкинлекләре чикләнгән парларның  бу тормышта сәламәтләрне дә көнләштерерлек итеп яшәүләрен күреп сокландылар. Шәһәрдән Панцеревлар, Яңа Тинчәледән Баһаветдиновлар, Кыр Энәледән Хәйруллиннарның шундый гаиләләрдән. Тәрбиягә дүрт бала алып, алар белән тату гаилә булып яшәүче Мәдинә Яворская кемдә генә соклану тудырмады икән. Бәйрәм район үзешчәннәренең концерты белән үрелеп барды.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International