Аня Романова нәни принцесса

2014 елның 16 мае, җомга
“Буа принцессасы-2014” матурлык һәм талант конкурсында җиңүче таҗын 10 яшьлек Аня Романовага кигезделәр. “Вице-принцесса” булып 1 номерлы мәктәптән 10 яшьлек Алина Бабынина танылды.
Ә ул көнне тагын 2 номерлы лицейдан Камилла Бәйрәмова, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Адилә Сабитова, лицей-интернаттан Аида Смирнова, 2 номерлы лицейдан Регина Рәхмәтуллина, лицей-интернаттан Надежда Игошина “подиумга” чыктылар. Сәхнәдә төз басып, салмак атлап йөрешләрен генә күр! Бу сөйкемле сабыйлар арасыннан “иң-иң”ен ничек сайлап алырга?! Үзләре дә, киемнәре дә дә күз явын алырлык бит. Үз-үзләренә ышанычларына да исең китәрлек – ник бер каушап карасыннар. Ә ничек талантлылар! Визит карточкаларында үзләренең ни белән шө-гыльләнүләрен, нәрсә яратуларын оста итеп, кайсы шигырь юлларына салып, кайсы дуслары, сыйныфташлары ярдәменә таянып, тәфсилләп сөйләде-ләр.  
- Укуда өлгер,  китап укырга яратабыз, тырыш, уңган-булган, җыр-бию, спорт белән дус без, - диләр.  Бер дә арттырмаганнар, осталыкларын конкурсны оештыручы – Ял үзәге директоры Раилә Әюпова әзерләгән иҗат, спорт номеры, язгы, җәйге мода күрсәтү конкурсында күр-сәтеп бирделәр. Район мәдәният идарәсе начальнигы Мөдәррис Гайфуллин җитәкчелегендәге, туган якны өйрәнү музее директоры Люция Әхмәтҗановадан, “Пробизнесбанк”ның Буа филиалы идарәчесе Ринат Хәсәновтан, район мәдәният идарәсе баш белгече Роберт Гордеевтан, район мәдәният сарае методисты Гүзәл Салаватовадан, опека һәм попечительлек органы баш белгече Елена Юмановадан торган жюри да “бишле” саны язылган табличкаларны бик теләп күтәр-де. Шәхсән үземне Аняның “Арлекино” биюе, Адиләнең искиткеч матур җырлавы, Наденьканың бар биремнәрне дә матур башкаруы өстенә йөзеннән елмаю китмәве, “Гольф- стрим”да биюче Алинаның хәрәкәтләренең сыгылмалыгы, Регинаның үзен чын артистларча тотуы, Камилла һәм Аиданың сөйләм осталыклары әсир итте-ләр. Матурлык бәйрәменә бәйгеләр арасында, жюри нәтиҗә чыгарганны көткән арада матур чыгышларын бүләк иткән балалар – конкурсантларыбызның яшь-тәшләре дә өлеш кертте-ләр.  
Менә дулкынландыргыч минутлар якынлашты – сәхнәгә кулларына тасмалар, таҗлар, бүләкләр тоткан жюри әгъзалары чыкты. Башлап Мөдәррис Гайфуллин Раилә Әюповага, аңа ярдәм иткән 2 номерлы лицей укучысы Фәнил Хәсәновка, былтыргы конкурста катнашкан 1 номерлы мәктәптән Мария Фоминага рәхмәтен җиткерде. Аннан кызларга район башкарма комитеты, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, шикәр заводы, Эльвира Исхакова, “Мери Кей” косметика компаниясе вәкилләре Әлфия Абдрахманова, Илсөяр Сә-лахова әзерләгән бүләк-ләрне тапшырдылар. Менә шатлык – җиңелүчеләр юк. Һәр кызыбыз үзләренә ту-ры килеп торган исемнәргә – Надежда “Леди елмаю”, Регина – “Леди артистка”, Камилла – “Леди сөйкемлелек”, Адилә – “Леди грация”, Аида –  “Леди спорт” титулларына лаек булдылар. Сабыйларының чыгышларын карарга, шатлыкларын уртаклашырга әти-әниләре, әби-бабайлары, күршеләре, дуслары да килгән.
- Оныгыбызның сәхнә бе-лән дус булуын хуплыйбыз, хәлдән килгәнчә яр-дәм итәбез. Бүгенге чыгышыннан бик канәгать калдык. Кызлар барысы да булдырдылар,- ди Адиләнең бабасы Фаил абый. Аня Романова 2 номерлы лицейның 4 “В” сыйныфында “дүртле-бишле” билгеләренә генә укый. Моннан тыш, ул әнисе Наталья җитәкчелегендәге “Настроение” бию төркемендә шөгыль-ләнә. Бик матур итеп рәсем-нәр ясый. Әлеге сәнгать серенә 1 номерлы сәнгать мәктәбендә Зөһрә Гыймранова кул астында төшенә. Конкурста катнашырга үзе теләк белдергән, әзерләнергә әнисе, әтисе Алексей, апасы Алиса булышканнар. Кечкенә Роман көч биреп торган.
- Мин җиңүемә ышандым,- ди җиңел аралашучан, тере, олыларча фикер йөртүче кыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International