Бар эшнең бергә төенләнгән чагы

2014 елның 16 мае, җомга
Бүген Ак Барс Буа агрофирмасының 1номерлы филиалында  авыл хуҗалыгы белгечләре катнашында семинар үтте.
Анда катнашучылар бүген алда торган төп бурычларны -  уҗым культураларын чүп үләннәренә каршы химик эшкәртүне, үсемлекләрне тишелеп чыкканчы һәм тишелгәннән соң тырмалауны, терлек азыгы чаптыра башлауга әзерлекне, чәчү тәмамланганнан соң техникаларны саклауга куюны оештыруны уртага салып сөйләштеләр. Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов җитәкчеләр һәм белгечләр алдына барлык агротехник чараларның үтәлешен үз вакытында башкару бурычын куйды. Әлеге эшләр аеруча “Друҗба” агрофирмасында, “Ак Барс Буа” агрофирмасының 1 номерлы филиалында,  “Коммуна” җәмгыятендә оешкан төстә алып барыла. Азат Касыймович хуҗалыклар җитәкчеләренә терлек азыгы әзерләүгә 25 майдан да соңга калмыйча керешергә кушты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International