“Батыр”га – “Рубин”нан: футбол тубы һәм шарф

2014 елның 16 мае, җомга
Район берничә көн футбол уйнады, дип әйтергә була олы һәм кечкенәләр командалары арасында барган бәйгеләр турында.
 Уеннар “мини”дан
башланды
Мини-футбол эстафетасын ветеринария техникумы башлап җибәрде. Әле-ге уку йорты кубогына үт-кән бәйгедә 1995 елда туган һәм аннан яшьрәк уенчылардан торган сигез команда катнашты. Җиңүне һәм өченче урынны 2 номерлы лицей командалары яулады. Икенчедә – хуҗалар үзләре.
“Батыр” спорт мәктәбендә 2002 елгылар арасында районара турнир ике көн дәвам итте. Беренче көнне Казаннан, Буадан, Базарлы Матактан, Сабадан җы-елган алты команда җиңү-челәрне ачыклады. Аңа финалда казанлыларны 9:0 исәбе белән откан “Батыр” спорт мәктәбе тренеры Радик Садыйков шәкертләре иреште. Икенче-өченче урыннарны Казан һәм Саба командалары алдылар.
Яшьләрне
республика
тренерлары чүпли”
Икенче көнне яшь футболчыларны “Рубин” футбол командасының уенчылар буенча балалар тренерлары Евгений Сошников, Марсель Мөлеков, капкачылар буенча тренер Сергей Николаев күңелле очрашу көтте. Алар һәр командадан икешәр уенчы һәм берәр капкачы белән мастер-класс күрсәттеләр. “Батыр”га рубинлылар автографы белән футбол тубы, клуб шарфы бүләк иттеләр. Уенчыларга югары бәя бирделәр. Моны буалыларның “Рубин” составында уйнаулары да раслый. Бу көнне иң яхшы уенчы булып танылган һөҗүм-че 1 номерлы мәктәп укучысы Евгений Моисеев Казан шәһәре беренчелегендә чыгыш ясый. Радик Садыйковның икенче бер шәкерте, шулай ук 1 номерлы мәктәптән Фәрит Тулепов “Рубин”да сентябрьдән бирле уйный. Ә Ренат Садыйков кул астында шөгыльләнүче 5 номерлы мәктәп укучысы Адел Юнысов Казанның “Приволжанин” командасы тренеры Олег Жидковтан 2003 елда туган балалар арасында шәһәр беренчелегенә  уйнарга чакыру алды.
Җиңү көнендә җиңүләр
Үзәк стадионда Бөек Җиңү көнне футбол буенча ир-егетләр командалары арасында узган блиц-турнирга җиде команда килде. Җи-ңүне Ырыңгы командасы яулады. Протопопово һәм “Батыр” спорт мәктәбе – икенче-өченче урыннарда.
10 май көнне шәһәрнең ясалма футбол кырлы барлык биш мәйданчыгында берьюлы ярышлар узды. Лицей-интернатта 5-7 сыйныфлар укучылары, 2 номерлы лицейда – 8-10 сыйныфлар, 1 номерлы мәк-тәп кырында 18-35 яшьлек, 5 номерлы мәктәпнекендә – 35-50 яшьлек ир-егетләр командалары көч сынады. “Батыр”да 50 яшьтән өл-кәнрәк ветераннар өчен бәйгене шикәр заводы оештырды. Анда җыелган уенчылар ике авыл, бер шәһәр җыелма командасына бүленеп уйнадылар. Завод директоры Анатолий Ковальчук үзе дә катнашты, бүләкләрне дә мулдан өләште. Иң өлкән-нәр – Буадан 72 яшьлек Илдус Басыйров, Адав-Толымбайдан 60ның өске ягында булган Идрис Усманов, Кыяттан Александр Степанов, Протопоповодан Владимир Атютин махсус призларга ия булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International