Бездә – Музей киче

2014 елның 17 мае, шимбә
Халыкара музей көне уңаеннан Буа шәһәрендәге туган якны өйрәнү музее директоры Люция ӘХ-МӘТҖАНОВА барлык буалыларны 19 май көнне 18дән 21 сәгатькә кадәр музейга чакыра
- Зур шәһәрләрдә бу дата Музей төне буларак билгеләп үтелә, ә бездә музей киче булачак. Аның күргәз-мәләр залында район һәм шәһәр мәктәпләре музейлары күчмә экспозицияләре, видеоматериаллары куелачак. Алар бездә ундүрт. Ягъни бу бәйрәмдә без шактый бай материаллар туплаган һәм тикшеренү эшләре бе-лән дә шөгыльләнүче мәк-тәп музейлары эшен дә күр-сәтергә уйладык. Районыбызның һәр кешесе өчен музей кичендә безнең ишекләр ачык булачак. Килегез, күрегез, бәяләгез!
Форсаттан файдаланып, райондагы барлык музей хезмәткәрләрен һөнәр бәйрәмебез белән тәбрикләп, исәнлек, озын гомер һәм кызыклы, файдалы эшләрендә уңышлар телим!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International