2014 елның 16 маенда Буа шәһәре халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре балалар Һәм ата-аналары өчен Казан шәһәренә сәфәр оештырдылар. Бу сәфәрнең максаты - балаларга патриотик тәрбия бирү.
Башта балалар әниләре белән Татар дәүләт курчак театры “Әкият”тә “Өч кыз” исемле спектаклен карабылар. Бу спектаклҗ аналарга искиткеч мәхәббәт турында, ата-ана алдында зур бурычлы икәнен һәм хөрмәт итүгә багышланган иде.
Экскурсия Җиңү мемориал паркында дәвам итте. Монда балалар Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырларының һәйкәлләрен, мәңгелек утны, 42 метрлы Җиңү стелласын карадылар. Кургәзмәдә балалар хәзерге һәм Бөек Ватан сугышы техникалары белән таныштылар, самолетлар, вертолетлар, танклар, артилерия кораллары күрделәр.
Җиңү паркы шәһәр кунакларының һәм казанлыларның иң яраткан ял итү урны. Балалар монда фотога төштеләр.
Бу экскурсия “Ритэк” билгеләнгән грант һәм хәйрия фонды “Лукойл” чаралары хисабына оештырылган.