Уку йортлары коллективлары тагын бер кат сугыш турында

2014 елның 20 мае, сишәмбе
Шушы көннәрдә шәһәр уку йортларының Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иҗат отчетларының гала концерты узды. Ул мондый зур масштабта беренче тапкыр оештырылды. Мәктәп коллективлары, техникумнар, югары уку йортлары ике ай дәвамында эстафетаны дәвам итеп сугыш темасын төрле әсәрләрдән өзекләр, җырлар,биюләр аша күрсәттеләр. Җюри рәисе Мөдәрис Гайфуллин белдерүенчә, темага иҗади якын килүләре, эчтәлеге, катнашучыларның да күп булуы ягыннан шәһәрнең 5 номерлы мәктәбе башкалар арасында аерылып торды. Гран-прины да әлеге коллектив алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International