Коңгыз белән хушлашырбызмы?

2014 елның 20 мае, сишәмбе
Авыл хуҗалыгы Татар фәнни-тикшеренү институты белгечләре бәрәңге игүченең җелегенә үткән колорадо коңгызыннан котылу мөмкинлеге бар дип аваз салдылар. Фәлән елдан бирле әлеге бөҗәк белән көрәшеп тә һаман җиңелүче булып кала биргән халык бу сенсацияле хәбәрне ышанырга да ышанмаска да белмичә кабул итә.
Колорадо коңгызын юк итүгә каршы көрәш бәрәңгене утыртыр алдыннан бүлбесен махсус препарат белән эшкәртүдән гыйбарәт. Моннан соң корткычлар үсемлеккә җәй буе тамчы да куркыныч тудырмый дип баралар. “Сырлылар” хәтта бәрәңге яфракларына килеп кунсалар да, һәлак булалар. Анда салынган күкәйләрне дә шундый ук язмыш көтә.
Галимнәр мондый алым белән колорадо коңгызын “нәселен” күпкә киметергә була дип исәплиләр. Ләкин бер шарт белән – бер торак пунктта яшәүчеләр барысы да дәррәү бәрәңге орлыгын махсус препарат белән агулап җиргә күмәргә тиешләр. Агуланган бүлбедән үскән бәрәңгенең сабакларын ашый алмагач кортларга ачтан үлү яный.
Икенче икмәк игүчеләрнең, әлбәттә, бу көнне бик күрәселәре килә. Колорадо коңгызы бетеп китсә, күпме мәшәкать кулдан китәчәк бит: кимендә ике тапкыр агу сулый-сулый “кортка” сиптерүдән арыначакбыз. Ел саен усаллана барган коңгызга каршы үтемлерәк препаратлар эзләүдән котылачакбыз. Бәрәңге сабагында җиләк кебек “кызарып” утырган корткычлардан соң таякка калган бәрәңге сабакларын күреп йөрәк тә әрнемәячәк.  
Тик, икенче яктан, әле “кортлар” бер утырудан үләрлек көчле агу бәрәңгедә аны алганчыга кадәр бетәрме дигән уй халыкның миен “бораулап” тора. Галимнәрнең моңа карата да җавабы әзер – агулап чәелгән бүлбедән үскән бәрәңгеләрдә пестицидлар табылмаган. Моннан чыгып, андый алым белән үстерелгән бәрәңге экологик яктан зарарсыз, дип нәтиҗә ясый белгечләр.
Анна Алексеева, “Россельхозүзәк”нең Буа районара бүлегенең әйдәп баручы агрономы:
- Үзебезнең участокта бәрәңге орлыгын өч ел агулап утырттык. Быел җирне ял иттерәбез һәм үсентеләрне колорадо коңгызына каршы вегетация чорында эшкәртәчәкбез. Галимнәр дә шулай эшләргә киңәш итә.
“Сырлылар”дан химик юл белән тулысынча котылу мөмкин түгел, минемчә. Быел апрель аенда районда “Россельхозүзәк”нең Республика буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Галина Полях булып китте. Авыл җирлекләре башлыклары белән бәрәңге игү мәсьәләләре буенча семинар вакытында аңа шушы сорауны бирделәр. Ул да моңа ышандырмады. Авыл, район халкы бүлбеләрне бер үк вакытта агулап, бер үк вакытта утыртканда аларның санын берникадәр киметүгә генә ирешеп булачак. Беренчедән, колорадо коңгызы агулы үсентеләрне читләтеп, томатка, баклажанга, пасленчалар семьялыгыннан булган чүп үләннәренә күчәчәк. Икенчедән, август аена сабактагы агу чыгып бетә һәм коңгызлар кире бәрәңгегә әйләнеп кайтачаклар. Ә бу вакытта инде уңышны җыя башлыйбыз һәм кабат агулауны кирәк тапмыйбыз. Шул рәвешле корткычлар исән кала. Теоретик яктан вегетация чорында химик препаратлар белән агулауны да бер үк вакытта башкарып нәтиҗәгә ирешеп була кебек. Тик монда да “көймә” агуның тәэсир итү вакытына килеп төртелә. Препарат 21 көн дәвамында корткычларны бәрәңгегә китерми. Гадәттә җәй буена ике эшкәртү туры килә. Өченчсенә шул ук уңыш җыю чоры җитү аркасында вакыт җитми кала. Коңгызларга кышка исән-имин керер өчен шул гына кирәк тә. Димәк, моның белән генә чикләнеп калмыйча, соңгы этапта тагын нәрсәдер эшләргә кирәк.
Сүз уңаеннан, Америкада бәрәңгене химик түгел, ә биологик препаратлар белән генә эшкәртәләр. Моны вегетация чорында 5-6 тапкыр, хәтта күбрәк тә эшлиләр. Аның каравы экологик яктан чиста бәрәңге үстерәләр. Колорадо коңгызына каршы көрәшергә әлеге корткычны ашаучы бөҗәкләр ярдәм итәр иде. Табигатьтә аларның 400 төре билгеле, әмма алар бездә бик аз әле.
Рифкать Галимов, эшче:
- Мин бәрәңгене бер генә мәртәбә агулап утырттым. Эше җиңел, нәтиҗәсе яхшы, билгеле, әмма зыяны да күбрәктер дип уйлыйм. Бүлбедән сабак согы буйлап күтәрелеп, яфракларда ике ай торгач бик көчле агудыр инде ул. Туфракта да кала, анда чәчелгән башка культураларга да күчә диләр. Шуңа да җәй көне кортларның үзләрен агулауны өстенрәк күрәм. Ә алардан бөтенләй котылырга кышкы зәмһәрир суыклары белән табигать үзе ярдәм итсә генә инде.   
Сария Сабирова, хуҗабикә:
- Бәрәңгене инде дүртенче ел агулап утырттык. Кайчан кертсәң дә, барыбер шул бер агу ул. Аны бәрәңге белән дә, башкасы белән дә күптән ашыйбыз инде.    

Агусыз бәрәңге ашарга теләүчеләр кортларга каршы нинди генә организмга зыян китермәүче алымнар сынап карамадылар. Кемдер, имеш, классик музыка куеп коңгызларны куркытты, кем суда селтеле сабын эретеп, аңа көнбагыш мае өстәп сипсәң, бәрәңге сабагына “кортлар” кунмый дип бара. Бернәрсә дә кулланмыйча чүпләп тә карадык инде ул “сырлыларны”. Шулай да бәлки газета укучылар арасында колорадо коңгызына каршы үзе белгән рецепт буенча көрәшеп, чыннан да, аннан котылучылар бардыр. Бу хакта мәгълүматны 3-19-73 телефоны буенча хәбәр итегез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International