Бакчадагы бет-борчадан ничек котылырга

2014 елның 21 мае, чәршәмбе
“Бакчаны корткычлар басты. Бигрәк тә кызыл карлыганны, редисны һәм иртә өлгерүче кәбестәне. Алардан ничек котылырга икән?
 
Сорауга “Россельхозүзәк”нең Буа районара бүлегенең әйдәп баручы белгече Анна Алексеева җавап бирә:
- Кызыл карлыганны, башка җимеш куакларын үсемлек бетләренә каршы чәчәк атканчы яисә атып бетергәннән соң гына эшкәртергә кирәк. Югыйсә, алар җимешләнмәскә мөмкин. Бу химик препаратларга гына түгел, халык ысулларына да кагыла. Соңгыларыннан  ике стакан суга ике бал кашыгы сыек сабын, савыт-саба юу өчен сыекча да ярый, сыек май кушылган катнашма әйбәт нәтиҗә бирә. Бөркегеч белән эшләргә кирәк.
Редисны өчен химик препарат кулланырга ярамый, чөнки бу культура өч атна эчендә өлгерә, агуның үсемлекләрдән чыгып бетү вакыты да шуңа тиң. Шул сәбәпле агулы тамыразык ашау ихтималы зур. Редиска, шулай ук кәбестәгә зыян салучы борча коңгыз көлдән, тәмәке тузаныннан курка. Кәбестәне химик препарат белән эшкәртергә дә була.
Моннан тыш суганга һәм кишергә дә корткычлар  яный. Аларны янәшә чәчү  отышлы – бер-берсенең чебеннәрен куркыталар. Суган чебененнән котылырга түтәлдәге туфракны торф белән мүлчәләү ярдәм итәчәк – исен дә яратмый, коры мулчәгә ояламый да. Суган кыяклары 5 сантиметрга үскәч бер чиләк суда 200 грамм аш тозы эретеп, шуны рәт араларына сибеп чыгарга кирәк. Тозлы су кыякларга эләкмәсә, яхшы. Бу процедураны 20 көннән соң кабатларга кирәк. Тагын тәмәке тузаны белән известь катнашмасын да кулланырга була. Моннан тыш чәчү әйләнешен саклау да ярдәмгә киләчәк. Суганны шул урынга дүрт елдан соң гына утыртырга ярый. Суган белән кишер өчен иң яхшы элгәрләр – кәбестә, кыяр, томат, бәрәңге. Кишер чебенен  дә тәмәке тузаны куркыта. Моның өчен 1 килограмм тәмәке тузанына 10 литр 60-70 градуска кадәр җылытылган су салып, аны бер тәүлек дәвамында төнәтеп сөзәләр. 2 литр төнәтмәгә 10 литр су, 20-30 грамм эретелгән сабын кушып үсемлекләргә сиптерәләр. Вегетация дәвамында химик препаратлар белән эшкәртергә дә мөмкин. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International