Кичке музей 100гә якын кеше җыйды

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе
Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре үз бәйрәмнәрен  буалыларны музей киченә чакырып, бергә билгеләп үттеләр.
Тамаша урамнан ук башланды. Музей каршындагы мәйданга берничә мәктәп музееның үзләре өчен иң кадерле булган экспонатлары куелган. Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең Ренат Харис исемендәге галереясе җитәкчесе Гөлнур Айзетуллова, Боерганнан Михаил Вериялов, Әлшидән Владимир Афанасьев, Янтуганнан Руфия Җәләлова, Югары Лашчыдан Айсылу Хәсәнҗанова, Ташкичүдән Алсу Хөсәенова, Күшкедән Нина Танкова, Әлкидән Илдар Гыйниятуллин һәм укчылар музейларының эшчәнлеге белән таныштырдылар, үзләренә кунакка чакырдылар. Бу көн бүләкләр тапшыру өчен дә менә дигән форсат – аларны   туган якны өйрәнү музеена мәктәпләр коллективлары да,  буалылар да алып килгән. Тимер юл төзелеше тарихы турында китаплар авторы Илгиз Нигъмәтуллин тимер юл кул фонаре, Кайбыч авылында туып үскән, бүген Казанда гомер итүче Азат Ваһапов палас туку станогының бүләк җыелмасын тапшырдылар.
- Миңа аны Буа егете Марат Әюпов биргән иде. Ул узган гасырның  кырыгынчы елларында җитештерелгән булырга тиеш,- ди музей киче буласын алдан белмичә генә килгән Азат.  
Музейлыларга теләкләрен район мәдәният идарәсе начальнигы Мөдәррис Гайфуллин, Ял үзәге директоры Раилә Әюпова да җиткерделәр. Район үзешчәннәре, мәктәплеләр әзерләгән музыкаль күчтәнәчләр һәркемгә бүләк булды.
Аннан барысы да музей эченә уздылар. Тарихыбыз белән кызыксынучылар бар икән. Исемнәрен әйтергә теләмәгән бер гаилә Лашчы станциясеннән кадәр килгән. Түбән Наратбашта яшәүче оныкларын да иярткәннәр.
-  Минем музейда булганым бар, якыннарымны алып киләсем килде,- ди апа кеше. Музейга кергәч тә күзәттем үзләрен,  ихлас белән карап йөрделәр.
Буалы Резеда Исхакова шәһәр үзәгеннән  музыка тавышы ишетеп килгән. Ул да бик теләп залларны карап чыкты. Музей киче буласын газетабыздан укып белгән Галина һәм Валерий Игошиннар һичшиксез килергә булганнар.
- Әйтергә дә оят, ни гомер Буада яшәп музейга кергәнебез юк. Әле тагын гаилә дусларыбыз Журавлевларны, Ярчихиннарны да чакырдык, аларны көтеп торабыз,- диләр. Студентлар Люция белән Мишаның, хезмәттәшебез Николайның һәм тормыш иптәше Светлана белән улы Павел Карповларның, тәрбияче булып эшләүче Ангелина Александровнаның, оныгы Агатаның, күрше кызы Ләйсәннең, Алших мәктәбендә башлангычларны укытучы Люция Юнысованың музейда беренче генә булулары түгел.
- Бирегә  килгән саен яңалык табам, тарихны бик яратам,- Люция. Музей эшчәнлегенә бәяне барысы исеменнән дә паркта уйнаган җиреннән әнисе Алсу белән кергән өч яше тулып килүче  буалы Ильяс Мингалиев җиткерде бугай:
- Монда бик матур,- ди сабый.
Үсә-үсә ул музейга кабат-кабат килер әле. Музей хезмәткәрләренең дә төп максаты анда халыкны җәлеп итү, тарих белән таныштыру бит. Директор Люция Әхмәтҗанова әйтүенчә, бу кичне музейда 100гә якын кеше  булып киткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International