Безгә сугыш кирәкми

2014 елның 23 мае, җомга
Ике ай дәвамында шәһәр уку йортлары коллективлары район мәдәният сараенда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иҗат отчетларын күрсәттеләр. Шушы көннәрдә алар арасыннан сайлап алынган иң эчтәлекле номерлардан төзелгән гала-концерт узды.
Беренчедән алып унберенчегә кадәр сыйныфта укучылар, укытучылар, хезмәткәрләр башкаруында никадәр фронт җырлары яңгырады анда! Аларга зал тутырып килгән тамашачылар да кушылдылар. Чыгыш ясаучылар биюләре, төрле әсәрләрдән өзекләре, шигырьләре белән дә ике сәгатькә дәһшәтле сугыш елларына “алып кайттылар”, тыныч тормышның матурлыгы, рәхәтлеге турында сөйләделәр, бу афәтнең башка кабатланмавын теләделәр. Концерт беркемне дә битараф калдырмады, күңелләрне тетрәндерерлек, күзләрне яшьләндерерлек булды. Ветеринария техникумы укытучысы Наталья Арисованың “Җиңү көне” җыры астында сәхнә чыккан катнашучыларны залдагылар аягүрә басып алкышладылар.
Соңыннан сәхнәгә ветераннарның һәм пенсионерларның район Советы рәисе Николай Дементьев күтәрелеп, уку йортлары коллективларына мондый мәгънәле бүләкләре өчен ихлас рәхмәтен җиткерде, ветераннарның һәм пенсионерларның республика һәм район Советларының Рәхмәт хатларын тапшырды. Муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, район мәдәният идарәсе начальнигы Мөдәррис Гайфуллин залда утыручы ветераннарны тагын бер кат Бөек дата белән котладылар, барлык катнашучыларга иҗат, бердәмлек рухы саекмавын теләп, һәр коллективка бүләкләр тапшырдылар. Урта һәм югары уку йортлары арасында беренче урынны ветеринария техникумы, мәктәпләрдән – Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп һәм лицей-интернат яуладылар. Гран-прига 5 номерлы мәктәп лаек булды.
- Барлык уку йортлары бу чарага җитди әзерләнделәр, һәр концерт тулы заллар белән узды. Жюри әгъзалары һәр коллектив чыгышын диккать белән карап, иң яхшы номерларны сайлап барды. Тулаем җиңүчене ачыклаганда иң элек отчет концертының эчтәлегенә, катнашучыларның күплегенә һәм иҗади якын килүләренә игътибар иттек,- ди жюри рәисе Мөдәррис Гайфуллин.
Аның әйтүенчә, әлеге тематиканы яктырткан иҗат отчетлары алга таба дәвам итәчәк. Көз айларында эстафетаны шәһәр оешма-предприятиеләре кабул итеп алачак. Аннан берсе дә читтә калмас дип планлаштырыла, кечкенә коллективлар берләштереләчәк. Язга таба үз программаларын агрофирмалар тәкъдим итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International