Театр 12нче сезонын яба

2014 елның 24 мае, шимбә
Әйтеп җибәрергә генә ансат, Буа шикәре кебек районның визит карточкасына әверелгән Буа театры быел, ышанасызмы, уникенче сезонны яба! Чираттагы фиништан стартка кадәр нәрсә эшләнгән, нәрсәгә кул тими калган – тамашачысы алдында  таетрның директоры-баш режиссеры Раил Садриев отчет тота.
- Мин бу сезонны ябуны 12 еллык циклны тәмамлау дип бәялим. Ягъни мәсәлән театр тормышының кереш өлешен. Киләсе баскыч инде балигъ булу чорына күчү булачак. Нәрсә эшләнде, дисез. Кыска итеп кенә әйтәм, театр барлыкка килде, аның диварларында күпме кеше эшләде, сәхнәсендә күпме спектакль куелды, күпме күренекле шәхесләр, язучылар, режиссерлар аяк басты. Иң мөһиме аның нигезе салынды, тотрыклылыкка ирешелде, үз атмосферасы салынды.
- Раил Илдарович, әгәр театрның эшчәнлеген 10 баллы система буенча бәяләргә кушсалар, нинди сан куяр идегез?
- Тугыз балл бирер идем. Берсе – сәхнәдә уйнавыбызга, тагын икесе – халык театры исеме алуыбызга, гастрольләр географиясе өчен, Дәүләт театры исеменә – янә бер балл, үземә Татарстанның атказанган исемен бирелүне дә зур дәрәҗә итеп кабул итәм. Буа театрының калган коллективлар арасында үз урынын табуы сөенеч түгелме? Ә “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалына юл яру? “Елмай” сериалы да театр өчен зур бонус дияр идем. Моның өстенә соңгы елда ике кафе ачу. Ничек? Абруйлы яңгырыймы?
- Ә бер җитмәгән балл нәрсә ул?
- Вакыт җитмәү. Планнар бихисап, идеяләр артыннан өлгереп булмый, шунысы начар.
- 2014 ел республикада Мәдәният елы дип игълан ителде. Сезнең коллектив бу уңайдан үз алдына нинди йөкләмәләр куйды?
- Мәдәният елында куелган бурычларны без күптән бик теләп башкарабыз. Быел мәдәниятны күбрәк авылларга, район үзәкләренә тарату бурычы куелды. Без авыллардан кайтып кергәнебез дә юк. Берничә төркем көн саен диярлек төрле тамашачы алдында спектакль, концертлар куялар. Мин гомумән һәр елның Мәдәният елы булуын телим. Ул бик зур этәргеч көч бит.
- Ә хәзер сезонга ябуга әйләнеп кайтып, тамашачыга аңлатыйк: кая, кайсы сәгатьтә, нинди тамашага әзерләнеп килергә?
- Сезонны 27 май көнне 19 сәгатьтә театр бинасында “Кодалар-кодачалар” спектакле белән ябабыз. Анда үзем дә уйныйм. Җитәкче, оештыручы, табучы, элемтә урнаштыручы кебек мең дә бер төрле вазифамны янга куеп торып кабат театр уйнау ләззәтен тою форсаты чыгуга чын күңелдән шатланам. без аны иң популяр комедиягә әверелдердек. Хәер, кадерле тамашачыбыз, үзегез килегез, күрегез, бәя бирегез. Сезне көтеп калабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International