Каникул җитә. Баланы кая куярга?

2014 елның 24 мае, шимбә
Уку елы тәмамланганда йөзләгән ата-ана шуның турында баш вата. Чынлап та, җәйге каникул – иң озын ял, баланы әбигә авылга җибәреп тә, отпуск ялы алып өйдә торып та бетәрлек түгел. Бу уңайдан әти-әниләргә аз гына булса да булышу йөзеннән балаларның җәйге ялын оештыручы ведомстволар белән элемтәгә кердек һәм аларны кая урнаштыру җаен бергәләп эзләдек.
“Наратлык”ка юлламаны кышын кайгырталар
Район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгече начальнигы урынбасары Гөлия Козырева белдерүенчә, баласын “Наратлык” сәламәтләндерү лагерена урнаштырырга теләүчеләр  март башында ук үзләре хезмәт куючы оешма-предприятиеләрнең һөнәр берлеге комитеты рәисенә, кадрлар бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, сәләтле бала әти-әниләре исә гаризаны турыдан-туры яшләр эшләре спорт һәм туризм бүлегенә китерсен. Быел беренче-икенче сменаларда ял итәчәк балаларның исемлеге инде әзер. Ә өченчесенә язылу мөмкинлеге бар.  Беренче смена 9 июньдә башланачак. Анда бюджет һәм коммерция системасында хезмәт куючыларнын балалары ял итәчәк, икенче сменада – нигездә төрле фән олимпиадаларында, конкурсларда, спорт ярышларында җиңүче сәләтле балалар. 50 сәләтле  баланы колачлаячак өченче смена 7 көн генә дәвам итәчәк.
Моннан тыш, шикәр заводы “Наратлык” лагеренда ял итүгә смена саен 20 юлламаны теләүчеләргә тулы бәясенә сата. Шикәр заводы директорының социаль мәсәләләр буенча урынбасары Дания Сафиуллина сүзләренә караганда, юлламалар сатуда бар, моның өчен шикәр заводының һөнәр берлеге комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
“Акчарлак”ка урыннар бар
Әлеге ял лагере эшен оештыру белән шөгыльләнүче мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Рафак Гарифуллин әйтүенчә, “Акчарлак”та 7дән 15 яшькәчә 70 бала өчен ике смена булачак. Беренчесендә әти-әниләре бюджет өлкәсендә хезмәт куючы балалар ял итәчәк. Икенче смена сәләтле балаларны җыячак. Биредә әлегә буш урыннар бар.  Моның өчен мәктәптән тыш эшләр үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Килдуразга кем бара ала?
Килдураз авылындагы республика балалар санаториесе баш табибы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Җәвидә Шәмгунова, мәгълүматына караганда, санаторийда ел саен җәйге каникул вакытында дүрт сменада ял итеп дәвалану оештырыла.
- Без 7 яштән 14 яшкәчә балаларны кабул итәбез. Моның өчен ата-аналар иң элек үзләренең участок педиатр-табибына мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Без сәламәт балаларны да ял иттерәбез, әмма табиб юлламасы булырга тиеш. Яңа смена башланганчы санаторийда урыннар булу-булмауны белешкәннән соң гына санатор-карта тутырыла. Әлегә барлык сменаларда да ял итү мөмкинлеге бар. Беренче смена 2 июньнән башланачак, - ди табиб.
Социаль яклау бүлеге аша – санаторийга
 “Гармония” социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  медицина хезмәткәре Илсөяр Гомәрова, әйтүенчә, үзәк аша ел саен аз керемле гаиләләрдән балалар республиканың төрле санаторийларында сәламәтлекләрен ныгыта. Бу категориягә  җан башына чиста кереме 6621 сумнан артмаган  гаиләләр керә. Беркайда да эшләмәүче әти-әниләр дә  мөрәҗәгать итә алалар. Юлламалар нигездә Апас районындагы “Зөя” санаторийына,  Яшел Үзәннең “Дельфин” сәламәтләндерү үзәгенә бирелә. 7дән алып 18 яшькәчәмәктәптә укучы баласы булучылар килеп гариза яза алалар. 29 майда беренче төркем “Зөя” санаторийнда ял сезонын ачачак. Балаларны махсус автобуста алып китү һәм кайтару оештырыла.
Сүз уңаеннан, мәгариф бүлегеннән алынган мәгьлүматларга караганда, уку елы тәмамланганнан соң мәктәпләрдә тардицион мәктәп яны лагерьлары да эшләячәк.  Ләкин анда балар көндезге икегә кадәр генә торалар. Калган вакытны баланы кая куярга – ата-анага тагын кайгыртырга туры килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International