Соңгы коңгырау чыңлады

2014 елның 26 мае, дүшәмбе
Узган шимбәдә быелгы уку елының тәмамлануын хәбәр итеп районның барлык мәктәпләрендә соңгы коңгырау чыңлады. Ул традицион рәвештә узды. Беренче  укытучылары, сыйныф җитәкчеләре тәбрикләгәндә күз яшьләре дә тыелмады. Быел тугызынчыны 506 укучы тәмамлый. Унберенчене тәмамлаячак 322 укучыны алда бердәм дәүләт имтиханнары көтә. Урта уку йорты белән хушлашачак барлык укучыларга сынауларда уңышлар, теләкләренең тормышка ашуын, имтиханнарда уку йортларына укырга керәрлек югары баллар җыюларын телисе килә. Сүз уңаеннан, бүген география һәм рус әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханын сайлаучылар сынау бирә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International