Микула белән җәй башланды

2014 елның 27 мае, сишәмбе
Узган пәнҗешәмбедә Ырыңгы авылында традицияләрне яңартып русларның борыңгыдан килгән бәйрәме җәйге Микула көне  гөрләде.
Микуланы гадәттә рус һәм чуаш авылларында язгы чәчү тәмамланганнан соң 22 майда билгеләп узганнар. Шул көннән алып җәй башланган. Ул яшьләр бәйрәме саналган. Кызлар бергә җыелып,кулга-кул тотынып, төрле җырлар җырлап әйләнгәннәр. Өйдә ясалган сыра белән сыйланганнар.
Ырыңгы авылында булып узган Микула бәйрәмдә дә иске йолаларны яңарттылар. Монда Тутай, Чуаш Аксуы,Чурак, Боерган һәм башка авллардан да кунаклар килгән иде. Алар бергәләп җырлап әйләнделәр,биеделәр, сыра белән сыйландылар. Бәйрәмдә катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов үз чыгышында милләтләрнең  үз  йолаларнын саклап, буыннан-буынга тапшыруларын үрнәк яктан ассызыклады.   Чуаш милли мәдәнияте үзәгенең Буа районы буенча җитәкчесе Владимир Илин барысын да бәйрәм белән котлап, имин һәм мул еллар килүен теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International