“Акчарлак” балаларны яңарып каршылаячак

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
Җәйге каникуллар якынлашкан саен нарат урманындагы “Акчарлак” ял лагеренда җәелдерелгән ремонт эшләре кыза бара.
Балаларны быел елдагыларыннан аермалы буларак яңартылган, уңайлы һәм заманчалашкан биналар каршы алачак.Төзекләндерү һәм ял лагерен оештыру белән җаваплы мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Рафак Гарифуллин сүзләренә караганда лагерьдагы йокы бүлмәсенә тулысынча ремонт ясала. Яңа пластик тәрәзәләр урнаштырылган, тышкы яктан диварлары сайдинг белән тышланган. Бинаның эчке ягы, түбәләре гипсокартоннан эшләнде. Ашханә дә зурайтылды, аның территориясендәге уен мәйданының түбәсе поликарбонат белән яңадан ябылды. Анда теннис мәйданчыгы булдырылачак.1смена 9 июнь башланачак. 2нче сманага әлегә урыннар бар, моның өчен мәктәптән тыш эшләр үзәгенә мөрәҗәгать итәргә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International