Быелгы бердәм дәүләт имтиханнары алдагыларыннан кырыслыгы белән аерыла. Укучылар БДИ тапшыру бинасына металл эзләгеч конструкция аша үтә, аудиторияләрдә икешәр видеокүзәтү приборы процессны яздырып бара, он-лайн күзәтү дә оештырыла.
Беренче сынау рус әдәбиятыннан һәм географиядән. Күрше районнардан килүче әлеге фәннән имтихан сайлаучыларны да исәпләсәң, Буадагы 1 номерлы мәктәп базасындагы аны тапшыру пунктына барлыгы 67 укучы җыелырга тиеш. Менә алар, үзләрен озата килүче әти-әниләре, укытучылары белән соңгы күрсәтмәләрне, киңәшләрне тыңлыйлар. Аннары бинага үтәргә кушылды. Аркасыман металл эзләгечне мәктәп ишегеннән керү урынына ук урнаштырганнар. Аппарат вак акчага да, билдәге каеш тимеренә дә, сәгатькә дә, алкаларга, муенсаларга да кычкыра. Билгеле инде, телефонны тәгаен сизми калмаячак. Укучылар аны “борчымаска” тырышалар – “дугадан” узганчы ук махсус өстәлгәметалл щйберлщрен куеп калдыралар, аннары кире алалар. Мин дә телефонны өйдә калдырдым, фотоаппаратны эчкә алмадым, кулымда паспорт һәм иҗтимагый күзәтүче таныклыгы гына, әмма металл эзләгеч барыбер тавышсыз калмады. Киемегездәге металл аксессуарларны “күрә” дип тынычландырдылар. Хәер аппарат күрсәткән саннарга карап та тимернең ни дәрәҗәдә “җитди” әйбер икәнен аңлап була икән. Имтиханнар барышын күзәтү өчен махсус җибәрелгән Россия мәгариф күзәтчелеге, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, федераль иҗтимагый күзәтүче дә һәр укучыны “инә күзеннән үткәргәнне” шәхсән карап торып, аларның “чиста” узуларына инандылар. Сүз уңаеннан, быел беренче тапкыр имтиханнарда федераль иҗтимагый күзәтүчеләр дә катнаша. Бу юлы ул Уфадан җибәрелгән.
Укучылар исемлек буенча нумерацияләнгән сыйныф бүлмәләренә урнашты. Әйткәнемчә, һәрберсендә тавышны яздыру җайланмасы белән барлык мәйданны колачларлык икешәр видеокүзәтү приборы беркетелгән. Укучыларның ничек эшләве артыннан он-лайн режимда Россия һәм Татарстан Мәдәният һәм фән министрлыкларында күзәтәләр. Әле имтихан башланмаган да иде, турыдан-туры трансляция барганлыкны раслап, министрлыкларның берсеннән шалтыраттылар да: фәләненче номерлы бүлмәдә тәрәзә янындагы рәттә утыручы имтихан тапшыручылар кирәгеннән артык активлар, диделәр. Имтихан кабул итү пункты җитәкчесе Ранис Әхмәтов укучыларга шунда ук кереп кисәтү ясады.
- Һәр имтихандагы шикелле укучылар да, үзебез дә дулкынланабыз. Имтиханчылар өчен мөмкин булганча уңайлы, җылы атмосфера тудырырга тырышабыз. Эмоциональ балалар да бар. Үз-үзеңне кулга алырга һәм биремнәрне тынычлап эшләргә кирәк, - ди имтихан кабул итү пункты җитәкчесе ярдәмчесе Светлана Победимская. Видеокүзәтү приборы имтихан кабул итү пункты штабына да урнаштырылган.
Менә үз сәгате килеп җиткәч сейфка яшерелгән биремнәр чыгарылды. Алар җитди отчетлылык белән аудиторияләргә таратылды. Оештыручылардан – берничә минутлык инструктаж һәм хәерле сәгатьтә!
Кисәк үзен начар хис итүчеләр өчен медпункт ачык. Анда баланыаудиториядщн тыш оештыручы махсус озата бара. Бәдрәфкә бару чикләнмәгән.Ләкин озакка сузылса яисә еш йөрүчеләр инде шик тудырачак. Имтихан тапшыру кагыйдәләрен бозучылар кабат тапшыру хокукыннан мәхрүм ителеп, сынаудан чыгарылачак.
Шунысы да начар, сайланган фәннәр буенча укучы “икеле” алганда, аны кабат тапшыру рөхсәт ителми. “Икеле”не төзәтү математика һәм рус теле буенча мәҗбүри имтиханнарда гына рөхсәт ителә. Икесеннән дә иң түбән чик баллар җыйганда бу хокуктан мәхрүм каласың. Сүз уңаеннан, географиядән минималь балл – 37, рус әдәбиятыннан – 32
Иртәгә шундый ук шартларда барлык чыгарылышлар өчен мәҗбүри рус теле имтиханы.
Быел чыгарылышларга бер генә үрнәктәге – Алтын медальләр генә тапшырылачак. Аны алу өчен һәм имтиханнан кимендә 75 балл җыярга кирәк.