Якташыбыз өчен горурланабыз

2014 елның 30 мае, җомга
19 май көнне Татарстан журналистлары арасында иң мәртәбәле “Бәллүр каләм” бәйгесендә иң зур бүләкне – Гран-прины “Татамедиа” агентлыгының генераль директоры киңәшчесе Ислам Әхмәтҗанов яулады һәм шул рәвешле ул “лада” автомобиленә лаек булды.
Матбугат аксакалы – журналистика өлкәсенә 44 ел гомерен багышлаган якташыбыз Ислам Әхмәтҗановны барлык буалылар исеменнән кайнар котлыйбыз һәм безгә һәрвакыт үрнәк һәм терәк булып булуы өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәбез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International