Барысы да булышсын иде

2014 елның 31 мае, шимбә
Ветераннарның һәм пенсионерларның район Советы 2012 елның октябрь аенда  барлык яшәүчеләргә, оешма-предприятиеләр җитәкчеләренә Бөек җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан һәйкәлләрне төзекләндерүгә акчалата ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Уртак тырышлык белән 307 мең сум акча җыелды.
Моңа аеруча шикәр заводы, машина төзү заводы, элеватор, “Вираж” җәмгыяте зур булышлык күрсәттеләр, хәтта Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең 6 “А” сыйныфы укучылары да бу эшнең әһәмиятлелеген аңлап, акча җыеп тапшырдылар.
Әмма бу гына аз, чөнки шәһәр үзәгендәге Советлар Союзы Геройлары – якташларыбызга багышланган комплексны яңадан торгызырга кирәк –  аның нигезе өлешчә җимерелгән, язулары танылмый диярлек.  Моннан тыш, аны парк эченәрәк кертү, каршында чыршылар утыртып, аллея булдыру планлаштырыла. Шуңа да бу изге эштә катнашмаучыларга тагын бер кат мөрәҗәгать итеп, ярдәмнәрен көтеп калабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International