“Үткәнем – горурлыгым”

2014 елның 31 мае, шимбә
- Шөкер, үткәннәремне горурланып искә алырлык хезмәт юлы үттем,- ди иртәгә сиксән яшен тутыручы Фаяз абый Хәйсаров. Әйе, яшьлегендә оста гармунчы, Адав-Толымбай авылы клубы сәхнәсендә төрле спектакльләрдә уйнаган егет, русчалатып әйткәндә, “первый парень в деревне” булса, озак еллар җитәкче булып эшләү дәверендә никадәр биеклекләргә иреште, күпме кешенең ихтирамын яулады.
Авыл хуҗалыгы белән
гомергә – бергә
1954 елда ветеринария техникумын тәмамлаган Фаязны МТСка авыл хуҗалыгы белгече итеп кабул итәләр һәм “Кызыл нур” колхозына эшкә җибәрә-ләр. Тик тынгысыз, тырыш егетне анда озак тотмыйлар – район вәкаләтлесе Мөхәммәтҗан Гомәров әзерләүләр конторасына директор урынбасары булып күчәргә тәкъдим итә. Аннан шәһәр кулланучылар җәмгыятендә рәис, әзерләүләр конторасында директор булып эшләп алганнан соң, кабат авыл хуҗалыгына әйләнеп кайта. Бу юлы райкомның беренче секретаре Георгий Мамаков үтә җаваплы хезмәт-кә – үз авылларына, Коминтерн исемендәге колхозга рәис итеп кодалый аны. Хуҗалыгы гына районда иң артта сөйрәлүче-ләрдән шул. Әллә яшьлеге белән, әллә үзенең кө-ченә ышанып, тәвәккәлли егет. Шулай итеп, 1963 ел-ның 7 февралендә бөтен юклыгы белән хуҗалыкны кабул итеп ала. Алдагы ел-ның җәе яңгырлы килә һәм районы белән кырда үскән игенне җыеп ала алмыйлар. Шул сәбәпле ни пе-чән, ни салам, ни фураж юк, маллар күтәрәмгә калган була. Фаяз да кул кушырып утырырга җыенмый, характеры ул түгел. Иң элек халыкка мөрәҗә-гать итә – көзгә икеләтә арттырып түләү шарты бе-лән алардан бөртек сорый.
- Малларны җәлләделәрме, миңа ышандылармы, авылдашларым гозеремне кире какмадылар. Бүгенгедәй хәтеремдә, өлкән яшьтәге Гайнетдин абый Гыйматдинов бер тонна икмәк китерде,- дип искә ала ул авыр көннәрне Фаяз абый. Моннан тыш, март ае буе Кама Тамагы районының Теньки авылыннан суктырмыйча эскерткә өеп куйган арыш саламы ташыйлар. Тракторга тагылган чанага авыл халкыннан җыелган толыпка төренеп утырган колхозчылар 90 километр ераклыктагы авылга бер көн баралар, бер көн кайталар.
“Татарстан”ны куып җитәргә һәм узып китәргә...
Көзгә үзләренә җитәрлек, бурычларын капларлык уңыш җыеп алган коминтернлылар алга – районның иң алдынгы “Татарстан” хуҗалыгы күрсәткечләренә җитешергә омтылалар.
- “Татарстан”ны куып җи-тәргә һәм узып китәргә” ди-гән девиз астында эшләдек,- ди элеккеге рәис. Туфракны 35 сантиметрдан ким булмаган тирәнлектә сукалауны тәэмин итеп, хуҗалык эчендә махсуслашкан бригадалар булдырып эшли торгач максатларына ирешәләр тагын. 1973 елда һәр гектардан уртача 33,35 центнер уңыш алып  районда гына түгел, республикада да беренче урынга чыгалар. Татарстанның министрлар Советы рәисе Го-мәр Усманов Социалистик Хезмәт Героена да тәкъ-дим итә аны. Ул елны Герой исеме иң зур “Гигант” хуҗалыгын җитәкләгән  Нурислам Кадыйровка бирелә. Ә Коминтерн лабораториягә әверелә, бөтен яңалыкны анда сынап карыйлар, аннан республикакүләм киңәшмәләр үткә-рәләр. Колхозга “Югары игенчелек мәдәниятле хуҗалык” исеме бирәләр.
1965 елдан башлап 17 ел дәвамында колхоз Мәскәү-гә ВДНХ күргәзмәсенә бара. Шул вакыт аралыгында ирешелгәннәре өчен түләүсез өч комбайн, ике трактор, берәр йөк һәм “УАЗ”, комбайнчы Әнвәр Кукушкин “Москвич” автомобиле ала. Ә 1978 елда КПССның Үзәк комитетының Истәлек Байрагына лаек булалар. Бүген ул туган якны өйрәнү музеенда саклана.
Халык эшләмәсә, боларның берсенә дә ирешеп булмас иде, билгеле. Шуңа да кул астында эшләгән-нәрнең барысына – гади колхозчыга да, белгечләр-гә дә чиксез рәхмәтле Фаяз Гаязович. Баш агроном Шәрипҗан Зыятдинов, бригадирлар Әнвәр Гыйматдинов, Мансур Сәлахиев, Михаил Гусаров, сарык фермасы мөдире Мансур Абдрахманов рәиснең үзе кебек эш урыннарыннан кайтып кермәделәр диярлек.  Ә эшне оештыра белде ул. Яшьләр дә авылдан китәргә ашыкмадылар. Нигә дисезме? Сәбәбе га-ди – рәис алар өчен бөтен шартларны тудырды. Спорт залы, кибет, мәдә-ният йорты сафка бастырыла, яктыртылучы стадион, чаңгы трассасы барлыкка килә. Һәм алар берсе дә буш тормый – 45 кешелек хор кайларда гына чыгыш ясамый, бәйрәм-нәрдә тынлы оркестр уйный, концерт-спектакль-ләрне үз артистлары куя.
Төзелешләр колхозда да гөрли, Яңа Авылдагы 3 мең башка исәпләнгән сарык фермасы, Адав-Толымбайда 5 мең башка исәп-ләнгән дуңгыз һәм 400 савым сыеры өчен комплекслар гына да ни тора.
“Райтоп”та
...ферма “
үсеп чыкты”
Ветеринария техникумында бергә укыган, райкомның беренче секретаре Илгизәр Зәйнуллин 1986 елда райтопка директор итеп билгели. Монда да хәлләр шәптән түгел – кү-мерне чиләкләп бүләләр. Күпне күргән җитәкче Сыктывкарга, Донбасска, Кемеровога барып шахталар белән турыдан-туры элем-тә булдыра. Агачны Түбән Новгородтан кайтарта. Конторадан, өч-дүрт автомобиль гаражыннан, үлчәү хуҗалыгыннан гайре башка әйбере булмаган райтоп бер мәлне хуҗалыкка әверелә. 400 башка исәплән-гән дуңгыз фермасы калкып чыга. Тагын агач эш-кәртү цехы, пилорама тө-зелә, умарта асрый башлыйлар. Нутрия үрчетергә дә керешәләр әле, тиресен иләү остасы, тегүчелә-ре дә табыла. Атлар Фаяз абыйның аерым горурлыгы. Алардан ул өендә дә, колхозда да, райтопта да аерылмый. Чабышкылары район, тирә-як Сабан туйларында җиңә. Районның дәүләт конюшнясы да аның хезмәт җимеше. 2000 елда лаеклы ялга чыккан Фаяз абый бу эшкә ул чактагы хакимият башлыгы Әгъләм Садретдиновның үтенече белән алына һәм ике ел эчендә аны ипподромы белән сафка бастыра.  Шуның өчен бүген дә рәхмәт ишетеп яши. Хәер, рәхмәтне еш әйтәләр  аңа. Үзе танымаган кешеләр дә.
Гаиләм –
шатлыгым
Шөкер, гаиләсеннән дә уң-ды ул. Бригадир әтисе җае чыккан барысы да аның кебек эшләсеннәр иде әле дип мактаган авылдашы Равия белән тормыш корып, 58 ел тату гомер киче-рәләр. Равия апа иренә аркаланып җиңел эш эзлә-мәде – җәен берничә гектар чөгендер утады, кышын малларга урманнан ылыс ташыды. Уллары Нияз, кызлары Дилә белән Ләлә дә аларның тырышлыкларын, уңганлыкларын күреп үстеләр, йөзләренә кызыллык китермичә тормышта үз юлларын сайладылар. Биш оныклары, өч оныкчыклары да өлкәннәр-нең куанычлары.
- Бүгенге тормышка ничек шатланмыйсың,- ди әңгә-мәдәшем. Шатлык-куанычларыгыз бетмәсен, тигезлектә озын гомерләр яшәргә насыйп булсын иде дип телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International