1 июнь – балаларны яклау көне уңаеннан Буа Дәүләт Драма театрында узачак бәйрәмгә күп балалы, аз керемле, авыр хәлдәге гаиләләрдән балалар чакырылды. Буа муниципаль районының “Гармония” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшләп килүче “Подросток” һәм “Преодоление” клубының актив әгъзаларына истәлекле бүләкләр, мактау хатлары тапшырылды.
Программа ике өлештән торды, беренчесе: сәламәт тормышны пропагандалу уңаеннан ”Наркотикларга – юк!” дигән исем астындагы уен белән оештырылган акцияда балалар актив катнаштылар һәм яшьүсмерләрне юл кагыйдәләренә өйрәтү максатыннан куелган “Светофор” спектакле күрсәтелде.
Бәйрәм шәһәрнең үзәк паркында дәвам итте. Монда балаларны “Гармония” хезмәткәрләре оештырган спортның төрле төрләре, бәйрәм концерты көтә иде, ә соңыннан теләгән һәр бала түләүсез мультфильм карый алды.