28 май көнне 11 сәгатьтә Буа туган якны өйрәнү музеенда “Ак калфак татар хатын-кызлары”клубы (җитәкчесе – шагыйрә, мөгаллимә Гөлнур Хәлил кызы Айзетуллова) үзенең чираттагы мәҗлесен җыйды.Дин белгече, социаль яклау бүлеге җитәкчесе , ЗАГС мөдире, табибә, музыкант, сатучы, аш-су остасы, журналист, мәдәният хезмәткәре, шагыйрә һ.б.зыялы ханымнарны туплаган бу клубның эшчәнлеге аеруча дустанә бердәм күңелле булып узды.Чәй өстәле мөнәҗәтләр белән бергә үрелеп барды. Клуб үзенең эшен резолюция кабул итү белән төгәлләде.