Ясалма сугару файдасы: үсентегә “иркен сулыш” һәм зур уңыш

2014 елның 4 июне, чәршәмбе
Яңгыр яумый. Корылыктан, эсселектән бар тереклек, аеруча чатнама кояш астында җәйрәп яткан үсемлекләр иза чигә. Советлар Союзы заманында күпьеллык үләннәргә, яшелчәләргә ясалма сугару ярдәмгә килгән булыр иде, әмма хуҗалыкларда “Волжанка” фрегатлары күптән бетерелде. Бүген бары “Искорка” фермер хуҗалыгында 30 гектар мәйданда үсүче яшелчәләр генә “иркен” сулый ала.
“Искорка” җитәкчесе Расыйх Мифтахетдинов әйтү-енчә, Италиядә җитештерелгән, тулысынча компьютерлаштырылган сугару агрегатын алганнарына өч ел. Районда фермерлык эшчәнлегенә узган гасырның 90нчы елларында беренчеләрдән булып керешкән фермер сугаруга бүген генә игътибар бирми. Ясалма сулыктан дамба астыннан торба сузып, шактый чыгымлы булса да, шул ук “Волжанка” белән дә эш иткәннәр. Ә әлеге заманчасын ясалма сугару буенча федераль программада катнашып, тулы бәясенең нибары 25 процентын түләп алганнар.
- Ул бик җайлы. Аңа нибары бер кеше хезмәт күрсә-тә, төгәлрәге күзәтеп тора. Агрегатның су сибү киңлеге 100 метр, шлангның озынлыгы 300 метр. Аны трактор ярдәмендә сузабыз. Калганын барысын да агрегат үзе эшли – суны нинди тирәнлеккә сибәргә кирәклеген компьютерга гына кертәсе кала. Шушы ысул белән соңгы өч елда аш чөгендере үстерәбез. Ел уңышлы килмәсә дә, әлеге агрегат рәхмәтендә былтыр аннан шактый югары уңыш алдык. Башкалар үс-терә алмагач, сорау зур, бәясе дә әйбәт булды. Бы-ел да реализацияләү буенча килешүләр алып барабыз инде,- ди Расыйх  Мифтахетдинов.
Кызганыч, әлегә районда ясалма сугаруны куллануга алган, һичьюгы алырга җыенучы хуҗалык юк. Һәр-хәлдә, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов мелиорацияне үстерүгә зур ышаныч баглый. 2020 елга кадәр исәпләнгән фе-дераль программаны реализацияләүгә федераль бюджеттан 800 миллиард сум акча бүлеп бирү каралган. Бүген республикада 3 миллион гектар авыл хуҗалыгы җирләренең 16 мең гектары ясалма сугарыла. Районда 120 меңнең – 30 гектары. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлегенең игенчелек буенча консультанты Хәмит Гыйматдинов әй-түенчә, ясалма сугару күпьеллык үләннәр өчен быел кайчангыга караганда да кирәк. Күп кырларда алар корый башлаган ин-де. Ә “Волжанка”лар га-мәлдә булган чакларда һәр хуҗалык үләнне өч-дүрт тапкыр чаптыра иде.
- Монда ярдәмгә килүче төрле программалар,  грантлар гамәлдә, аннан барлык хуҗалыклар файдаланырга омтылсын иде,- ди ул.
Ясалма сугару белән бакчачылар быел яз башыннан бирле шөгыльләнә. Су сипмичә генә уңыш алам димә. “Россельхозүзәк”нең  Буа районара бүлегенең әйдәп баручы агрономы Анна Алексеева моның белән генә чикләнмәскә куша. Яңгыр яумагач, үсемлекләргә кирәкле туклыклы матдәләр җитми. Шуңа да аларны биологик өстәмәләр, минераль ашламалар белән тукландыру турында да онытмаска кирәк.  
Ясалма сугару сугарылучы территория һавасының җир тирәсендәге катламының микроклиматын үзгәртә – көндез максималь һава температурасын түбәнәйтә, ә төнлә минимален күтәрә. Салкында сугару белән туфракны һәм һаваны җылыталар, бу минус 3,5 градуска кадәр кырауның тәэсирен зыянсызландыра. Су сиптереп сугару микроклиматка аеруча уңай тәэсир итә. 7-10 тәүлек эчендә һава, туфрак температурасы һәм һаваның чагыштырмача дымлылыгы арасындагы аерма тигезләнә. Урман кыр ышыклау полосалары сугаруның йогынтысын тагын да көчәйтә. Туфракны дымландырганда ассимиляция интенсиврак бара, тамыр системасы тизрәк үсә һәм үсемлекне кирәкле күләмдә су һәм тукландыру белән тәэмин итә. Сугару тискәре йогынты да ясарга мөмкин. Яз көне һава температурасы 20 градустан түбән булганда салкын су сипкәндә үсемлекләр яфракларының һәм һаваның температурасы түбәнәя, бу фотосинтезны, күп авыл хуҗалыгы культураларының үсешен акрынайта.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International