Кырлар яңгыр көтә

2014 елның 4 июне, чәршәмбе
Ел саен Сабан туе бәйрәме алдыннан хуҗалыкларда язгы һәм козгн уҗым кулҗтураларының торышын тикшереп, кабул итүләр оештырыла.
Составында муниципаль район җитәкчелеге аның урынбасарлары, агрофирмалар директорлары, баш агрономнары , баш инҗенерлары һәр басуны карап, бәяләрен бирделәр. Механизаторлар барлык агротехник таләпләрне төгәл үтәгәннәр. Үсемлекләр тигез шытымнар биргәннәр. Комиссия әгъзалары иң беренче чиратта үсемлекләрнең тигез тишелүенә игътибар бирде.
Республикада, шул рәвешле безнең районда да чәчүләр тәмамланганнан бирле яңгырла яумаганга туфракта дым юк дәрәҗәсендә. Бигрәк тә язгы культуралар  иза чигә.
Анда шулай ук төрле чүп үләннәренә каршы     химик препаратлар белән эшкәртүнең барышына , малларга кышлату чорына терлек азыгы һәм төрле дару үләннәре әзерләү турында да сүз барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International