ХӨРМӘТЛЕ РАЙОНДАШЛАР! Үзәк мәйдан яныннан ерак түгел сез яратып укый торган “Байрак”, “Знамя”, “Ялав” район газеталарына яртыеллыкка язылу мөмкинлеге дә булачак. Якыннарыгызга, әти-әниләрегезгә алты айга җитәрлек бүләк ясап шатландырсагыз, үкенмәссез. Халкыбызның борынгыдан килгән, дуслар, туганнар белән очраштырган милли бәйрәменә килми калмагыз!
Моннан тыш 7 июнәдә Яңа Тинчәле һәм Исәк авылларында да Сабантуйлар гөрлиячәк. Бәйрәмнәр иртәнге 10 сәгатәтә башлана.
Барлык юллар “Буа-Алан”га илтә:
Беренче автобус маршруты машина төзү заводыннан Ефремов урамы буенча тимер юл вокзалына, Вокзал урамы буйлап килеп (“Лидер” кибет аша) әйләнеч юлдан Адав-Толымбай авылы күперенә (“Буа-Алан”) килә. Аннан әйләнеч юлдан машина төзү заводы тукталышына бара. Икенче автобус маршруты беренчесенә капма-каршы юл белән йөриячәк.