“Солдатлар” арасында көндәшлек көчле.

2014 елның 6 июне, җомга
Май ахырында унынчы сыйныфны тәмамлаучы егетләр 5 көн солдат тормышы белән яшәделәр. Район мәгариф идарәсе һәм район хәрби комиссариаты тарафыннан оештырылучы традицион өйрәнү-кыр җыеннарыннан сәламәтлеге мөмкинлек биргән беркем дә читтә калмады. Быел анда 118 укучы килде, алар 6 взводка берләште.
Степановка урманының Кояшлы аланы “эх” дигәнче палаткалар шәһәрчегенә әверелеп, урамнары өсләренә бертөрле “камуфляж” форма киеп алган, җитди йөзле булачак солдатлар белән тулды. Монда эленке-салынкы йөрү һич мөмкин түгел. “Подъем” иртәнге 7дә, иң элек 3 километр йөгереп кайтасы. Аннан “отбой”га – 22 сәгатькә кадәр һәр минутын нәтиҗәле итеп уздыруга нигезләнеп төзелгән режим  көтә.  Шул рәвешле егетләр тормыш иминлеге нигезләре фәне программасы буенча тәүлек-лек наряд таләпләре, каравыл, часовой хезмәтләре белән таныштылар, ут-лы корал белән эш итү, хәрби топография, химик саклау чаралары, медицина әзерлеге буенча дәрес-ләр алдылар. Белемнәрен хәрбиләштерелгән ярышларда сынадылар. Булачак солдат физик әзерлеге ягыннан да сынатмаска тиеш – монысын күрсәтү өчен шулай ук күптөрле бәйгеләр оештырылды. Егетләргә тагын көндезен кыздырган кояшка, төнге салкыннарга, черкиләр тешләгәнгә дә түзәргә ту-ры килде. Үзем берничә мәртәбә егетләрнең солдат тормышын күзәтергә бардым, хәлләрен сораштырдым, әмма зарлану сү-зен ишетмәдем. Бик күплә-ре 18 яшь тулуга армиягә китәргә теләүләрен әйтте-ләр.  
- Нигездә укучылар өйрәнү җыеннарын көтеп алалар. Быелгы унынчы сыйныфлар да моңа ныклы әзерлектә килгәннәр, үзләрен чын солдатларча тоттылар, бернәрсәгә бирешмәделәр. Алдагы еллар бе-лән чагыштырганда, әзерлек дәрәҗәсе үсүен, укучылар арасында конкуренция артуын әйтәсем килә. Мо-ңа тормыш иминлеге нигезләре дәресләрен укыту сыйфаты да йогынты ясый,- ди өйрәнү җыеннары  начальнигы, Алших ур-та мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы, әлеге фән укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Александр Андреев.  
Кайда да иң көчлеләр җи-ңә. Биредә Калашников автоматын сүтеп җыюда һәм 800 метрга йөгерүдә Ырыңгыдан Дмитрий Тимряков һәм Руслан Шурбин, пневматик винтовкадан атуда һәм турникта тартылуда Яңа Чәчкаптан Илмас Гатиятуллин һәм Булат Гыймадов, гер күтәрүдә 2 номерлы лицейдан Рафаэль Кәлимуллин, граната ыргытуда Адав-Толымбайдан Динар Мөхтәров, Калашников автоматыннан атуда Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Динар Ибраһимов беренче урын яуладылар. Команда бе-лән үткәрелгән ярышларда һәр взвод үзен таныта алды.
Барлык нәтиҗәләр буенча Алших, Әлши, Чуаш Киш-тәге, Боерган, Ырыңгы, Протопопово мәктәпләрен берләштергән 5нче взвод җиңүгә иреште. Икенче урынны Адав-Толымбай, Яңа Чәчкап, Югары Лашчы, Килдураз, Аксу мәктәп-ләренең 6нчы, өченчене 1 номерлы мәктәпнең һәм лицей-интернатның 1нче взводы алды.
Соңгы көндә бүләкләү тантанасыннан соң булачак солдатлар үзләрен тәбрик-ләргә килгән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәлә-ләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, район хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, мәгариф хезмәткәрләренең һөнәр берлекләре комитеты рәисе Рәшит Сираҗиев, мәк-тәпләр директорлары каршыннан тантаналы марш белән  уздылар. Военкомат вәкиле Ринат Гыйззәтуллин, “ДОСААФ” вәкиле Рафыйк Шәрәфетдинов ярдәме белән аны чын хәрби парадка әверелдергәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International