Яңа Тинчәледә

2014 елның 11 июне, чәршәмбе
Менә район мәдәният йорты хезмәткәре Нурия Гайнуллова һәм сәхнә остасы, Татарстанның атказанган артисты, шушы авыл егете Фәннур Хәсәнов барысын да Сабан туе белән тәбрикләп, сәхнә түренә район җитәкчелеген һәм кайткан кунакларны чакырдылар. Татар кызлары Татарстанның Финанс министры Радик Гайзатуллинны муниципаль район башлыгы Азат Айзетулловны, “Ак Барс” агрофирмасының 2 номерлы филиалы җитәкчесе Әлфакъ Нигъмәтуллинны, аның “Тинчәле” бү-лекчәсе идарәчесе Илһам Сабирҗановны, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Тәлгать Юнысовны ипи-тоз белән каршыладылар. Хезмәт алдынгылары Татарстан гимны астында әләмнәрне күтәргәннән соң авыл җирлеге башлыгы Мансур Төхфәтуллов Сабантуйны ачык дип, игълан итте һәм сүз муниципаль район башлыгы Азат Айзетулловка бирелде. Ул яңатинчәлеләрнең бүген күкрәк киереп ял итә алырлыклары бар дип, хезмәттәге уңышларына тукталды. Аннан соң Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән Фәнил Фәйзуллинга, Роза Хөсәеновага, Ирек Хәсәновка, Илсур Гайниевка, Марат Таҗетдиновка, Рузил Алиевка, Фирдүс Җамалетдиновка кыйммәтле кул сәгатьләре һәм Мактау Грамоталары тапшырды. Авылдашларын Сабантуй белән котларга сәхнәгә менгән Радик Гайзатуллинның да теләкләре шуңа аваздаш иде. Эшсөяр халкына имин еллар килүен, шифалы яңгырлар явып китеп, мул уңыш жыюларын теләде ул. Әл-факъ Нигъмәтуллин хуҗалык уңганнары Мансур Җамалетдиновка, Илгизәр Шәрифҗановка, Илгиз Сибгатулловка, Фәриз Җа-малетдиновка, Тәлгать Сафиуллинга, Тәлгать Хәсә-новка, Марс Хәяровка, Гөл-фия Хисаметдиновага акчалата бүләкләр һәм Район Советының Мактау грамоталарын тапшырды. “Тинчәле” бүлекчәсе агрономы Радик Мадышев мультиваркага ия булды. Быел лаеклы ялга китүче өлкәннәр Миңҗәвит Булатов, Иршат Якупов, Мансур Төхфәтуллов Илһам Сабирҗанов кулыннан бүләкләр алдылар. Авылдашлары эшмәкәр Гүзәлия Җамолдинова быел да аларга бү-ләк әзерләгән, лаеклы ял-да тәмле чәйләр белән сыйлануларын теләп, савыт-саба җыелмалары өләште, 11 сыйныфны тә-мамлаучыларга да кыйм-мәтле бүләкләр алып кил-гән иде. Район һәвәскәр-ләренең, Казаннан Гөлшат Имамиева, Гөлфирә Шәй-дуллина, Илүс Гыйльманшинның, Фәннур Хәсәновның җырлары астында Сабан туе кызганнан-кызды. Буа театры режиссеры Раил Садриев мәзәкләре белән, рәхәтләнеп көлдерде. Бала-чага, яшүсмер-ләр уен мәйданында мәш килде. Шул арада кул кө-рәшендә көчләр кызды, Илгиз Шәйхаттаров авылның нык беләкле егете булуын күрсәтте. Гер күтә-рүдә Таһир Рәимовка тиң-нәр булмады – ул аларны 50 тапкыр чөеп, беренче булды. Капчык белән сугышта да яңатинчәлеле-ләр сынатмадылар, кунакларны егып кына тордылар. Авыл кырыенда атлар чабышы башлануын игълан итүгә бер төркем халык шунда юл алды. “Ак Барс” агрофирмасының 4 номерлы филиалы исеменнән йөгерүче Риназ Абитов иярләгән Гданьск кушаматлы айгыр беренче килде. Финиш сызыгын икенче булып Гротекс кушаматлы үз аты белән Илсур Галимҗанов узды. Өченче урында да (иярләүче Наил Хәлиуллов) 4 номерлы филиалы Допинг кушаматлы юртагы.
Чабышкылар арасында беренче урында “Ак Барс” агрофирмасының 1 номерлы филиалының Веселица кушаматлы бахбаен ияр-ләгән Сергей Кудамасов. Икенчедә шул ук филиал вәкиле Федор Яговның Меркурие. Үзенең шәхси аты белән Илсур Галимҗа-нов өченче булып килде.
Татарча көрәштә дә авыл яшьләреннән Илгиз Шәй-хаттаров батыр калды. Ә кунаклардан Иске Суыксудан килгән Илсур Хөсәенов бил бирмәде. Аларның икесенә дә авылдашлары, “Серго” исемендәге завод генераль директоры Радик Хәсәнов әзерләгән бүләк – суыткычлар тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International