Алдынгылар хөрмәтләнде

2014 елның 11 июне, чәршәмбе
Бүген язгы чәчү эшләре тәмамланганнан соң “Авангард” җәмгыяте алдынгыларын  тантаналы рәвештә котладылар.
Әлеге җәмгыяттә хезмәттә үзен аямаучы барлык механизаторларны, терлекчеләрне, эшенең нәтиҗәсе булса каравылчыны да хөрмәтләү традициясе яши.
Хезмәтенә күрә хөрмәте, дип һәрберсен сәхнәгә чакырып Мактау грамоталары һәм бүләкләр өләште муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов бәйрәмдә катнашучыларга. Анда Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов та катнашты. Бәйрәм мул табын артында барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International