Планлы операцияне күпме көтәргә?

2014 елның 11 июне, чәршәмбе
“Миңа күз табиблары “катаракта” дигән диагноз куйдылар. Хәзер кү-земнең “хрусталигын” алмаштырырга кирәк. Планлы операциягә чиратка басу тәртибен аң-латыгыз әле.
И. СӨЛӘЙМАНОВА.
Буа шәһәре.”
Сорауга Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминиятләштерүе фондының территориаль бүлеге директоры Илсур ГАРИПОВ җавап бирә:
- Күз авырулары һәм аның иярчен аппараты чире очрагында махсуслаштырылган ярдәм мәҗбүри медицина иминиятләштерүнең база программасы кысаларында түләүсез күрсәтелә. Консультатив поликлиникада, махсуслаштырылган поликлиникада амбулатор ярдәм күрсәткәндә табиб-белгечләрнең планлы консультацияләрен һәм диагностик тикшерүләрен көтү-нең чик срогы – 15 эш кө-неннән дә күп түгел. Көтү вакыты планлы госпитализацияләүгә чиратның озынлыгына бәйле. Ләкин дәвалаучы табиб дәваханәгә ятарга юллама биргән көн-нән соң 30 эш көненнән дә озак булырга тиеш түгел. Чиратка һәм госпитализацияләүгә кагылышлы сорауларыгызны сез республика клиник офтальмология дәваханәсенә яисә  8(843) 238-50-61 телефоны буенча сәламәтлек саклау идарәсенең дәвалау ярдәме бүлегенә бирә аласыз. Шулай ук үзегезгә мәҗбүри медицина иминиятләштерү полисы биргән учреждениегә мөрәҗәгать итәргә хокукыгыз бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International