12 июнь – Россия Федерациясе бәйсезлеге көне

2014 елның 13 июне, җомга
 Бу уңайдан муниципаль район башлыгы Азат АЙЗЕТУЛЛОВ район халкына тәбрикләвен ирештерә:
“Бу көн Россия Хөкүмәте һәм аның аерылгысыз өлеше булган Татарстан өчен дә мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Илебезнең бай тарихын һәм мәдәниятен саклап калу, безнең балаларыбыз яшәячәк көчле һәм лаеклы дәүләт булдыру өчен берләшү – Россия бәйсезлеге көненең милли идеясе. Россия бердәмлекне һәм тигез хокуклылыкны беренчел урынга куючы дәүләт буларак билгеле. Аның сәясәте дә халыкның яхшы яшәвенә йөз тота. Татарстанлылар һәм буалылар үзләренең тырыш хезмәтләре белән сәяси һәм икътисади яктан тотрыклы дәүләт формалаштыруга үз өлешләрен кертәләр.
Хөрмәтле буалылар! Сезне чын күңелдән Россия бәйсезлеге көне белән котлыйм, тынычлык, иминлек, саулык, бәхет телим”, диелә анда.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International