Автомобильчеләргә сөенче

2014 елның 21 июне, шимбә
Озакламый шәһәрнең үзәк урамнарыннан гына түгел, аркылыларында да, Совет урамының бер өлешендә дә җилдереп йөрү насыйп булачак. Кайбер юл күрмәгән яңа урамнарда яшәүчеләр дә балчыкларда галошлардан туфлиләргә күчәчәк.
Совет урамында
Әлеге вакытта “Буа газы” эксплуатация-җитештерү идарәсе бинасыннан алып, Совет урамына һәм  Буа элеваторына кадәр участокта 1100 метр арада юлчылар асфальтның иске катламын алып, яңасын түшәргә керештеләр. Кыскасы, монда капиталь юллар булачак. Бу эшкә республика бюджетыннан  17800 мең сум акча бүлеп бирелде. Район башкарма комитетының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы баш белгече Раил Галимов белдерүенчә, әлегә Совет урамының вокзалдан  алып “Буа газы” ида-рәсенә илтүче борылышка кадәр өлешендә ”чокыр ремонты” гына булачак. Совет урамын тулысынча колачламау акча җитмәүгә бәйле ди белгеч.
Р. Люксембург
урамында
Узган ел әлеге урамның өске өлешендә “Вираж” җәмгыяте эшчеләре яңа юллар җәйде. Ә  аның “ШиК” сәүдә үзәге каршыннан алып, Энгельс урамы белән киселешенә кадәр 1100 метр арада иске асфальт калды. Тиздән яңа юллар салу чираты шушы участокка җитәчәк.
Аркылы урамнарда
Төрле учреждениеләр күп-ләп урнашкан Ленин урамы автомобильләр иң күп йөри торган урын. Аның Ефремовтан “Автоград банк” бинасына кадәр өлешендә 710 метр арада юлчылар  иске асфальт өс-лекне “салдырдылар”. Тиз-дән яңасы түшәләчәк.  Шулай ук Кызыл Армия урамы юллары да тулысы белән ремонтланачак.
Яңа урамнарда  
Шәһәрнең көнчыгышында урнашкан һәм моңа кадәр балчык юллар белән канәгатьләнгән Б. Урманче,       З Богданова урамнарында яңа таш юл түшәләчәк.      Р. Галимов белдерүенчә, юлчылар аның аскы өлешен ком салып ныгытачаклар. Белгеч мондый алым белән салынган юлларның чыдамлылыгына ышандыра. Карташов урамында һәм Гарнизовта да шундый эшләр көтелә.
Иске Суыксу
авылында
Әлеге авыл халкын да сө-ендерәсе килә, чөнки аның 3 километр озынлыктагы Совет урамында шулай ук яңа асфальт юл төзеләчәк. Шәмәк авылында 970 метрлы участокта яңа юл салу төгәлләнде инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International