Трактор-комбайн төзек булсын

2014 елның 23 июне, дүшәмбе
Бүген барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлек азыгы җыюның иң кызган чагы, шуңа да булган техниканы нәтиҗәле файдалану төп мәсьәләнең берсе. Моңа үзләренә бирелгән күзәтчелек тәртибендә техника торышын тикшереп, дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре дә өлеш кертә.
“Авангард”, “Нива” агрофирмаларында, “Ямбулат” авыл хуҗалыгы җитештерүе кооперативында һәм башка агрофирмаларда, хуҗалыкларда азык җыю комбайннарын тикшерү аларның эшкә әзер булуын күрсәтте. Июнь ахырында агропромышленность комплексының дәүләт техника күзәтчелеге бүлегендә теркәлгән барлык авыл хуҗалыгы техникасын тикшерү төгәлләнә. Төп максат әлеге спекторны мөмкин кадәр киңрәк колачлау.
Трактор, башка үзйөрешле машина хуҗалары булган юридик һәм физик затлар колагына шуны җиткерәсе килә – 30 июньгә кадәр республикада, шулай ук районда “Трактор-тагылма” профилактик операциясе бара. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелүче рейдлар барышында дәүләт техника күзәтчелеге бүлегендә теркәлергә тиешле барлык техника күздән кичереләчәк. Анда төп игътибар аларның техник торышына, механизаторларның техника белән идарә итүгә рөхсәт документлары булу-булмауга, янгын сүндерү һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү чаралары белән комплектлаштырылуга, конструктив тизлеге сәгатенә 20 километрдан артканнарның ОСАГО иминиятләштерүе булуга биреләчәк. Тракторларны, юлдан тыш мототранспорт чараларын, үзйөрешле авыл хуҗалыгы, юл-төзелеш һәм башка машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозган өчен, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы Кодексына туры китереп, административ җаваплылык каралган.
Е. РАЗБИТНОВ,
Буа шәһәре һәм районы буенча дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге
начальнигы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International