Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
“Ак калфак” зур эшләргә алына
2014 елның 23 июне, дүшәмбе
“Ак калфак” оешмасының әле агымдагы ел башында гына оешкан Буа бүлекчәсе хатын-кызлар мәнфәгатьләрен кайгырту, гаилә кыйммәтләрен, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклау өстендә зур эшләр башкарырга җыена. Киләчәккә планнар аның туган якны өйрәнү музеенда узган “Гомерләр заяга узмасын” дип исемләнгән тәүге җыенында билгеләнде.
- Очрашуыбызның музейда үтүе тикмәгә генә түгел, чөнки әлеге бинада безнең тарихыбыз, күңел җәүһәр-ләребез саклана. Хезмәт-кәрләр исә милли мәҗлес уздыру идеясен күтәреп алдылар, үз бүлмәбез булганчы оештыру сөйләшү-ләре өчен биредә җыелуыбызга каршы түгелләр. Рәхмәт аларга. Ә без – аккалфаклылар еш күрешербез, бүген башлаган эшебезне дәвам итәрбез,- дип сүзен башлады бүлекчә җитәкчесе Гөлнур Айзетуллова. Шулай булуына шик юк – чарада катнашкан Буа җирлегендә яшәп иҗат итүче сәнгать хезмәткәрләре, дини белем бирүчеләр, укытучылар, социаль, медицина өлкәсе вәкилләре, кул эше осталары, күп балалы, яшь әниләр чәй өс-тәле артындагы сөйләшү-дә бик теләп фикерләре белән уртаклаштылар, тәкъдимнәрен җиткерделәр, проблемаларны барладылар. Урында ук аларны чишәргә ярдәм итәрдәй чаралар уйлап табылды, аларны үткәрүдә җаваплылар билгеләнде. ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлназ Хәкимованы сабыйларына мәгънәле, кү-ңелгә ятышлы татар исемнәре кушучы гаиләләрнең аз булуы борчый. Гәрчә хезмәткәрләр бу өлкәдә аңлату эшләре алып барсалар да. Бу максатта балаларына исем куштыручылар катнашында ЗАГС бүлегендә “Исем кушу” йоласы үткәрергә килештеләр. Китапханәләрдән китап алып укучы балаларның санын ишәйтүгә юнәлтелгән чарада әби-әни-ләр онык-балаларына бе-рәр әсәр укырга тәкъдим итеп, аларның эчтәлеген башкаларга да җиткерергә тиеш булачаклар. Моңа үзәк китапханәнең 1 номерлы филиалы мөдире Резеда Җамалетдинова алынды. “Кендек бәйрә-ме”, “Аулак өй”, “Сәламәтлек һәм тәмле ашлар”, “Татар гаиләсе”, “Татар егете”, “Татар кызы” дип исемлән-гән, кул эшләрен, милли ризыкны тәкъдим итүгә, шәҗәрә төзүгә багышланган кичәләр дә оештырылачак. Алар бөтенесе, һичшиксез, социаль яклау идарәсе начальнигы Ләй-лә Камалованың авыр гаиләләрне туры юлга бастыру теләген дә тормышка ашырырга булышачак. Шөкер, андыйлар үрнәк алырдай гаиләләребез дә күп. Шуларның берсе – Әл-ки авылыннан өч бала әнисе Светлана Шакирова очрашуга килеп, бала тәр-бияләү серләре белән уртаклашты. Тәтеш ягында туып, Буада үскән хатын үзе рус милләтеннән, 1997 елда татар егетенә кияүгә чыгып, мөселман динен ка-бул иткән. Бик матур, тату гомер кичерәләр, балалары укуда, спортта уңышлары белән сөендерәләр. Әти-әниләре аларның омтылыш-гамәлләрен хуплап, ярдәм итәләр, һәр эш-не киңәшләшеп башкаралар. Светлана балаларына әби тәрбиясе өчен каенанасына да рәхмәтле. Буа мәдрәсәсе мөгаллимәсе Әлфия Амишева да дини тәрбия алган балалар белән проблемалар азрак булуын әйтә. Монда бер шатлык та бар – мәд-рәсә белән күршедә мө-селман балалар бакчасы төзеләчәк.
Беренче җыен булгач, бү-лекчәнең оештыру моментлары да күз уңында иде бу көнне. “Ак калфак”ның эмблемасы, визиткасы сайланды. Алда аның гимнын, үз сайтын булдыру, анда барлык яңалыкларны урнаштырып бару тора. “Ак калфак” әгъзалары һәр очрашуга берәр милли ризыгыбызны әзерләп килергә тиешләр. Бүгенге очрашуның символик ризыгы “Ак калфак” торты иде. Киләсендә бәлеш булачак дип килешенде. Киемнәрдә милли орнаментлар булу да хупланачак, аларны пропагандалау да аккалфаклылар алдындагы бурычларның берсе.
Менә шундый җитди ниятле, максатлы кичә үзе бик җылы атмосферада узды. Ул Фәния Исхакова, Әл-фия Галимова, Гөлгенә Галәветдинова, Гөлнур Айзетуллова, Гүзәл Мөлекова башкаруында җырлар, мөнәҗәтләр, шигырь-ләр, Әлфия Амишева укуында догалар белән үрелеп барды. Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп коллективы спектакльдән өзек тә күрсәтте. Бүләкләр дә бирелде. Гөлнур Айзетуллова музейга нәселенең хатын-кызлар ягыннан буыннан-буынга күчеп килгән 200 еллык киндер сөлге, әнисенең әбисе чиккән эскәтерне, Светланага Төр-киядән кайткан юл догалары китабын тапшырды.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йорт ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак.
14
апрель, 2026 ел
2026 елның 15 апреленә Буа МР территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы
Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез башлыча явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан 6-11 м/с, урыны белән тизлеге 15-18 м/с ка кадәр җитә.
Татарстан Росреестры сатып алучанлык буенча күчемсез милекне ничек рәсмиләштерергә кирәклеген аңлатты
Татарстан Росреестры экспертлары күчемсез милекне рәсмиләштергәндә гражданнардан килгән сорауларга җавап бирүне дәвам итә.
12
апрель, 2026 ел
2026 елның 13 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Кечкенә, урыны белән уртача яңгыр. Төнлә һәм иртән яшенле яңгыр явуы ихтимал.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз