Сәламәтләндерү лагере “Чайка” да наркотикларга каршы һәм сәламәт яшәү рәвешенә өйрәткән чара үткәрделәр.

2014 елның 24 июне, сишәмбе

26 июнь һәр елны халык –ара  наркотикларга  каршы көрәш көне итеп билгеләп үтелә.Шушы уңайдан халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” белгечләре шәһәр яны сәламәтләндерү  лагере “Чайка” да наркотикларга каршы һәм сәламәт яшәү рәвешенә өйрәткән чара үткәрделәр.

Бу чарада 75 бала катнашты. Кече яшьтәге балалар өчен төрле җитез уеннар, сәламәт яшәү рәвешенә багышланган табышмакларга җавап табу, аерым сүзләрдән мәкальләр төзү   оештырылды. Ә яшьүсмерләр белән бу вакытта психологлар төркемне берләштерү  һәм  иҗади мөмкинлекләрне ачу максаты белән тренинг үткәрделәр.

Чара ахырында балалар “Мин – үз тормышымның авторы” дигән коллаж төзеделәр.

Мондый чаралар баларны берләштерә, үз мөмкинлекләрен күрсәтергә һәм вакытларын бушка үткәрмәскә  өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International