Китап уку модадамы

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
Әле дә хәтерлим, китапханәгә барып кыштыр-кыштыр китап сайлау минем өчен бер бәйрәм иде. Бер кочак “байлык” күтәреп кайтып, аны эштән бушаганда, әни күрмәгәндә уку ләззәтен бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Кызык, бүген кеше китап укыймы икән? Әллә “әдәбият җене кагылу” бөтенләй модада түгелме?
Әни күрмәгәндә дим, чөнки кул арасына керә башлаган авыл баласы өчен көпә-көндез китап укып утыру эшсезлек сыман иде. Нәрсә генә булса да китаптан аерылмадык. Хәзерге әниләр баласын китап тотып утыртырга бик риза да, әмма яшьләр компьютердан, планшеттан аерыла алмыйлар. Ә моңа карап китапханәләр ябылмады. Районда 36ау алар. Шуларның 33е авылларда, 3се шәһәрдә. Район үзәк китапханәсе үз эченә балалар һәм 1 номерлы филиалын ала. Һәрбер районның китапханә базасын яңарту, укучыларны яңа авторларның әсәрләре белән таныштырып бару өчен республика бюджетыннан ел саен 1,5-2 миллион сум акча бүлеп бирелә. Бу суммага республика үзәк китапханәсе аша  төрле әдәбият кайтартыла.
Өлкәннәр классика ярата
Китапханәләр биргән мәгълүматларга караганда, шәһәрдә, уртача алганда, 15 меңнән күбрәк китап укучы исәпләнсә, авылларда яшәүче халыкның күбесе (уртача 80 процентын колачлый) ял вакытын төрле матбугат, әдәбият укуга багышлый. Балалар бакчасына йөрүчеләр китапханәгә әкиятләр артыннан килсәләр, укучылар мәктәп программасы буенча бирелгәннәрне, фантастика әсәрләрен, яшүсмерләр мәхәббәт романнарын, детективларны үз итәләр. Укучының яше олыгайган саен ул класикага кире кайта – алар арасында Мөхәммәт Мәһдиев, Габдрахман Әпсәламов, Әмирхан Еники, Фәнис Яруллин китапларын сораучылар шактый. Ә хатын-кызлар хисләнеп Мәдинә Маликова, Нәбирә Гыйматдинова, Зифа Кадыйрова әсәрләрен укыйлар. Соңгысының китаплары аеруча популяр. Элек әдәбият сөючеләр китапны сәгатьләр буе китапханә залында утырып укырга яратсалар, бүгенге укучы аның белән өйгә алып танышуны хуп күрә.
Укучыны ничек кызыксындырырга?
Алга барган укучыны китпханәгә китреү авырлаша бара. Тиздән кәгазь китапны аның электрон варианты алмаштырырга мөмкин. Ул үзенең уңайлылыгы белән аерылып тора. Элекккеге сыман китаплар шыплап тутырган авыр сумкаларны күтәреп йөрисе түгел, планшет зурлыгындагы электрон китапка йөзләгән, меңләгән әсәрләр сыйдырылган. Дисплей да күзләр армасын өчен аерым технология белән эшләнгән. Соңгы вакытта бу замана техникасын яшьләр актив куллана башлады. Әмма китап битләрен кыштырдатып укуга ни җитә? Әлегә укучыларның күбесе шул фикердә. Китапханәчеләр аларның яшенә карап төрле кызыксындыру чаралары – “Иң күп укылучы китап”, “Иң күп укучы”, “Яраткан язучым” кебек конкурслар оештыралар, җиңүчеләрне билгелиләр. Җәмәгать, бер нәрсәгә сөендем, китаплар кеше өчен арткы планга калмаган икән әле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International